Путин Русиянең 2020 елга кадәр юлын билгеләде

Мәскәү - Русиянең Дәүләт Шурасы утырышында ясаган чыгышында президент Владимир Путин илнең киләсе 12 елга юлын һәм сәясәтен билгеләде. Пезидент Русияне яшәр өчен дөньяда иң яхшы ил итәргә чакырды. 2020 елга кешеләрнең гомер озынлыгы 75 яшькә җитергә тиеш, диде президент. (Хәзер һәр икенче ир кеше 60 яшен дә тутырмыйча үлә).