Американың Миссури штатында атышта 6 кеше үлде

Кирквуд - Американың Миссури штатында җирле шура утырышында атышлар булып 6 кеше һәлак булды. Коралланган бер кеше Кирквуд шәһәр шурасына кереп ут ачкан, 5 кешене үтергән, аларның 2се - полиция хезмәткәрләре. Соңыннан аның үзен полиция атып үтергән. Шәһәр башлыгына зыян килмәгән. Ут ачкан бу кеше элек тә шура утырышларына кереп аның барышын туктаткан булган, дип хәбәр ителә.