Кырымда вәхшиләр 200дән артык мөселман каберен җимерде

Кырымның Уваровка авылы янында вәхшиләр 200дән артык мөселман каберен җимергән. Милиция алар моның өчен махсус корал, мәсәлән бик зур чүкеч кулланган булырга охшый ди.

Җинаять эше ачылган. Узган атнада Марфовка авылы янындагы мөселман һәм православ кабер ташларына вәхшиләр мәсхәрәләүче сүзләр язып киткән иде.