Русия Гыйракның бурычларын кичерә

Русия Гыйракның 13 миллиард чамасы доллар бурычын сызып ташларга ризалашты. Бу Русия ширкәтләренә Гыйракта отышлы килешүләргә ирешү мөмкинлеге бирү өчен эшләнергә мөмкин диелә.
Русия хәбәр агентлыклары белдерүенчә, бүген Гыйрак тышкы эшләр министры Хөшияр Зебариның Мәскәү сәфәре барышында Гыйракның Русиягә бурычларының 93 процентын кичерү турында килешү имзаланган.
Әлеге сәфәр барышында Зебари Русия белән сәүдә, икътисад, фән һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәтәшлекне арттыру турында аңлашу меморандумы да имзалады.