Башкортстан спортчысы Максим Чудов дөнья чемпионы

Швециянең Эстерсунд шәһәрендә биатлон буенча дөнья беренчелеге узды.
Анда Башкортстан спортчысы Максим Чудов алтын һәм көмеш медаль яулады. 10 километрга бәйгедә — алтын, куышу бәйгесендә көмеш медаль яулады. Ул җиңү белән Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов аңа котлау телеграммасы күндерде.