Украина белән Русия газ бурычы турында килеште

Русия президенты Владимир Путин Украина президенты Виктор Ющенко белән Украинаның Русиягә газ өчен түләү бурычлары мәсьәләсен чишү турында килешкәнлеген белдерде.
Путин белән Ющенко бу турыда Мәскәүдә сөйләшүләр үткәрде.
Газпром әгәр дә бу турыда килешүгә ирешелмәсә Украинага Русия газын җибәрүне туктату белән янаган иде.