Дания газетлары Мөхәммәт Пәйгамбәр карикатурасын бастырды

Дания полициясе Мөхәммәт Пәйгамбәрне мыскыллаучы дип гаепләнүче рәсемнәр ясаган кешене үтерү планын җимерүе турында белдергәннән соң бүген Даниянең 11 газеты ул сүрәтләрне бастырды.

Газетларның мөхәррирләре бу сүз иреген яклау максатындагы адым ди.

Ул сүрәтләрдә Мөхәммәт Пәйгамбәрнең чалмасы шартлату өчен ут чыбыгына ут төртелгән бомбага охшатып ясалган.

Сишәмбе көнне Дания полициясе ул рәсемне язаган кешене үтерергә җыенуда шикләнелгән 3 кешене кулга алуын белдерде.
Бу һәм тагын 12 шундый рәсемне бастыру 2005 елда дөньяда күпсанлы мөселманнарның ризасызлыгына, көч куллануларга сәбәп булган иде.