Путин Украинаны НАТО турында кисәтә

Русия президенты Владимир Путин Мәскә Киевның НАТОга кушылу ниятләренә тыкшынырга теләмәсә дә, әгәр Украина үзендә Көнбатыш ракеталары урнаштыруны рөхсәт итсә Русиянең ракеталары Украинага төбәлергә мөмкин диде.
Путин моны сишәмбе Мәскәүдә Украина президенты Виктор Ющенко белән сөйләшүдән соң матбугат очрашуында әйтте.
Мәскәү НАТОның Көнчыгышка киңәюен һәм Европада АКШның ракетадан салкану системасы урнаштыру ниятләрен Русия иминлегенә янаучы куркыныч дип саный.