Пакстан шартлавында кимендә 37 кеше һәлак булган

Исламабад – Бүген Пакстанда булган шартлау нәтиҗәсендә кимендә 37 кеше һәлак булган, 100-гә якыны яраланган.

Шартлау Әфганстан чигендәге Паранашир шәһәрендә, оппозициядәге Халык партиясе бинасы каршында, сайлау алды митингы вакытында булган.

Декабрь аенда үтерелгән Беназир Бһутто шушы партиянең җитәкчесе иде.

Пакстанда парламент сайлавы 18 февральгә билгеләнгән.