Финляндия татарлары мәдәни оешманың 75 еллыгын уздыра

Фин татарлары Дәрдмәндне искә алу кичәсендә

Финляндия татарларының мәдәни оешмасы якшәмбе көнне үзенең 75 еллыгын билгеләп узачак. Бәйрәмне Финляндия татарлары әлегә үзара гына үткәрәчәк. Зуррак чара көзгә көтелә.
Оешманың рәисе Дәнис Бәдретдин сүзләренчә, 75 еллык уңаеннан Финляндиядә быел зур чаралар көтелә. Аларның беренчесе 18 апрель көнне Финляндия татарларының ислам оешмасы бинасында үтәчәк. Анда бары Финляндия татарлары гына чакырулы.

“Традициябезгә тугры калып, Финляндия ислам җәмгыяте, “Йолдыз” спорт клубы, Тампередагы оешманы чакырачакбыз. Зур залда милли ризыклардан өстәл әзерләнәчәк. Шулай ук милли программ, ягъни татар җыр-биюләр көтелә. Һәм әлбәттә инде оешма җитәкчесенең нотыгы булачак. Мин 75 еллыкка нәтиҗә ясап, киләчәкне ничек күзаллауны сөйләргә җыенам”, диде Дәнис.

Дәнис Бәдретдин
Ә көзгә инде зур бина алып финнарны да, Казаннан җырчыларны да чакырып бәйрәм итү карала. Чөнки Бәдретдин әйтүенчә, аларның оешмасы Татарстан һәм Русия төбәкләрендәге татарлар белән күбрәк хезмәттәшлек итмәкче. Шулай ук үзләрен финнарга таныту да җитеп бетми дип саный ул. Һәм шул сәбәпле, киләчәктә бу өлкәдә эшне җәелдерүне күздә тота.

Моннан тыш Дәнис оешма идарәсенең дә кайбер яклары искерүен әйтә. Шуңа аны яңарту – заманчалаштыру планы алга куела. Мисал өчен хәзерге вакытта мәдәни оешманың рәсми исеме Финляндия төрекләре җәмгыяте дип йөртелә. Әлбәттә, яшьрәк буын моның белән килешми. Чөнки без төрек түгел, ә татарбыз, диләр. Оешманың төрек дип аталуының ул чакта сәбәпләре булган. Һәм ул төрлечә аңлатыла.

“Ул заманнарда төрекләр бар халыкларны үзләренә бик кыстады. Һәм безнекеләр моңа кызыгып үзләрен төрек дияргә теләде. Бу беренче караш. Икенче тарихка килгәндә, Сталин үзләренекен Финляндиядән кире кайтара дигән сүз чыккач безнекеләр куркуга калды. Шуңа алар ул чакта Стоһольмда урнашкан Төркия вәкиллеге белән Сталин татарларны кайтару омтылышы ясаса, алар Төркиядән килүчеләр дип әйтергә килеште. Оешманың нәкъ төрек дип аталуын шуның белән дә аңлатыла”, ди Бәдретдин.

Хәзерге вакытта 1935-нче елны булдырылган мәдәни оешма чәй кичәләре, балалар програмнары оештыра, Татарстан һәм Русиядә яшәгән татарлар белән элемтәләрне барлый.