Абхазиядәге ташландык биналар һәм эшсез куллар

Совет чорында Кара диңгез ярындагы Сухум пирсында төзелгән бу ресторан соңгы 20 елда буш тора.

Кичен диңгез буенда йөрергә чыккан кешеләр Сухум пирсында.

Заманында совет элитасы яратып килә торган Сухум шәһәрендә 1992-1993 елгы грузин-абхаз сугышы чорында бомбалаган йортлар калдыклары әле дә тора.

Сухумда эшсез ир-атлар көннәр буе урамда утыра. Төгәл статистика булмаса да, җирле рәсмиләр әйтүенчә, Абхазиянең кайбер өлешләрендә эшсезлек дәрәҗәсе 80 процентка җитә. Грузиядән аерылырга теләүче абхазларга акчаны Русия бирә. 6 октябрьдә Абхазия республикасы премьер-министры Беслан Бутба, Русиядән килгән финанс ярдәм белән Абхазиядә яшәүчеләрнең пенсияләрен тагын да арттырып булачак, диде.

Бер хатын-кыз 1992-1994 елгы сугышта һәлак булган туганының каберенә чәчәкләр китергән. Сухум үзәгендәге бу мәйдан зур каберлеккә әверелгән.

Абхазия икътисадының 70 проценты Русиядән килгән туристларга бәйле. Абхазиягә Русиядән елына бер миллионлап турист килә.

Сухум үзәгендә бер ир-ат автобус көтеп утыра.

Абхазияне Грузиянең калган өлешеннән аерып торучы Ингури елгасы аша салынган күперне ат арбасында узарга дип көтеп торучылар. Ат арбасында 15 минут бару 15 сум тора.

Ат арбасында узарга акчасы булмаганнар күперне җәяү уза. Грузиянең калган өлеше белән Абхазия арасындагы чикне 3500-ләп Русия хәрбие саклый.

Бер кибеттә Көнбатыш модасы рекламы эленгән, бу кибеттән киемне бик азларның гына сатып алу мөмкинлеге бар.

Сухумда Apple кибете.

Сухумда Кара диңгез яры буенда ир-атлар шахмат уйнап утыра.

Абхазиянең көньягындагы Гали шәһәре базарында иминлек саклаучылар.

Сухумда да, Абхазиянең башка өлешләрендә дә җәмәгать транспортының иң популяр, ә кайбер урыннарда бердәнбер төре – маршрут таксилары.

Маршрут таксилары йөртүчеләр ял итә.

Сухум үзәгендә бер карчык Русия тәмәкеләре сатып утыра. Русия рубле Абхазиядә de facto төп акча буларак йөри.

Сухум Үзәк тимер юл станциясенә поездлар килми.

Эт белән урамда йөрергә чыккан ике кыз Сухумда совет чорында хөкүмәт бинасы булган бина янында утыра. 1992-1993 елда биредә бик каты бәрелешләр булган.