Хәлеб шәһәре Русия очкычлары бомбалавыннан соң

11 октябрьдә Хәлебнең Бустан әл-Каср бистәсендә кешеләр хәрабә астыннан чыгарылган мәетне алып бара.

Хәлебнең Бустан әл-Каср бистәсендә бомбалаудан соң таш кисәкләре һәм башка әйберләр белән капланган урам буйлап бер машина бара.

Хәлебнең Бустан әл-Каср бистәсендә бомбалаудан соң коткаручылар эшли. Сүрия кеше хокукларын күзәтү үзәге белдерүенчә, 22 сентябрьдә Хәлебне яулап алу өчен Сүрия һәм Русия хәрбиләре башлаган һөҗүмнәр нәтиҗәсендә кимендә 290 кеше һәлак булган.

Хәлебнең Бустан әл-Каср бистәсендә бомбалаудан соң, 11 октябрьдә. Сүрия кеше хокукларын күзәтү үзәге белдерүенчә, шәһәрдә 250 меңләп кеше чолганышта калган.

Хәлебнең Бустан әл-Каср бистәсендә тузанга баткан кешеләр бомбалаудан җимерелгән йорт хәрабәләрен тикшерә. Сүрия хөкүмәт көчләре гыйсъянчылар кулындагы шәһәрне Русия һава һөҗүмнәре ярдәмендә тулысынча контрольгә алырга тырыша.