Amnesty: дөньяда үлем җәзалары саны соңгы ун елда иң зур күрсәткечләргә җиткән

Иранда үлем җәзасына каршы демонстрация

Күбесе Иранда булган диелә.

Дөньяда үлем карарларын үтәү очраклары арткан. Былтыр ул соңгы 10 ел эчендә иң зур күрсәткечләргә җиткән. Бу хакта Amnesty International хокук яклау оешмасының бүген, 29 майда чыккан хисабында әйтелә.

Хокук яклаучылар теркәвенчә, дөньяда былтыр 1153 үлем җәзасы башкарылган. Бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 30 процентка диярлек артык. Бу саннарга Кытайдагы үлем җәзалары кермәгән, чөнки Кытай хакимиятләре тормышка ашырылган мондый хөкем карарларының статистикасын китерми. Аларның саны берничә мең дип бәяләнә һәм бу җәзалап үтерелгән кешеләр саны ягыннан Кытайны дөньяда беренче урынга чыгара.

Шул ук вакытта 2023 елда дөньяда 2428 үлем карары чыгарылган.

Amnesty International Якын Көнчыгыш илләрендә, аеруча Иранда үлем җәзаларының артуын искәртә. Анда 853 карар тормышка ашырылган.

"Иран хакимиятләре кеше гомерен бөтенләй санламавын күрсәтә" диелә хокук яклаучылар белдерүендә.

Ешрак наркотиклар белән бәйле җинаятьләр өчен үлем җәзасы бирелүе искәртелә.

Хокук яклаучылар мәгълүматынча, кешеләрне ешрак Кытайда, Иранда, Согуд Гарәбстанында, Сомали һәм АКШта җәзалап үтерәләр. Кушма Штатларда бер ел эчендә - 24 , 2022 елда 18 тоткынны җәзалап үтергәннәр.

Узган ел үлем җәзалары барлыгы 16 илдә тормышка ашырылган, бу - 2015 елдан иң аз күрсәткеч (Amnesty үзенең хисапларын шул елдан бирле чыгара). Узган ел Беларуста бер үлем җәзасы да булмаган.

Amnesty International хисабы бары тик үлем җәзасы турында мәхкәмәдә чыгарылган хөкем карарларына гына кагыла, моңа шул исәптән Украинадагы сугыш барышында мәхкәмәдән тыш очраклар исәпкә алынмый.

  • Хәзерге вакытта дөньяның күпчелек илләрендә үлем җәзасы гамәлдән чыгарылган, ә кайберләрендә, шул исәптән Русиядә мораторий гамәлдә.
  • Кремльне хуплаучы кайбер сәясәтчеләр һәм активистлар даими рәвештә Русиядә үлем җәзасына мораторийны бетерү яклы чыгыш ясый. Мәсәлән бу хакта Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл"дагы теракттан соң фикер алыша башладылар.
  • Беренчеләрдән булып аны Русиянең иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев тәкъдим итте. Соңрак ул терактта катнашы булган һәркемне үтерергә кирәк диде. "Аларны үтерергә кирәкме? Кирәк. Һәм бу булачак та. Әмма терактка катнашы булган кешеләрнең бөтенесен үтерү мөһимрәк. Бөтенесен. Кем түләгән, кем ярдәм иткән... Аларның бөтенесен үтерергә", дип искәртте Медведев. Думада "Бердәм Русия" фракциясе җитәкчесе Владимир Васильев Русиядә үлем җәзасы темасы "ныклап каралачак" дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!