Әрмәнстан полициясе протестчыларны көч белән тарата

Panorama.am фотожурналисты Карапет Саһакианны полиция тоткарлый

Азатлыкның әрмән телле редакциясе хезмәткәре Сисак Габриельян Ереван үзәгеннән репортаж әзерләгәндә аны полиция тотып кыйнаган.

Әрмәнстан полициясе электр энергиясе бәяләренең артуына протест белдереп башкала Ереван урамнарына чыгучыларны көч кулланып һәм су сиптереп таратты.