Кырымтатар мәчетенә утлы шешәләр атылды

Your browser doesn’t support HTML5

13 июньгә каршы төндә Кырымның Акмәчет районында билгесез кешеләр мәчеткә ут төртергә маташты. Күзәтү камерасы аша язылган видеода бер кешенең Луһовое бистәсендәге Чукурча мәчетенә утлы шешәләр атуы күренә. Полиция бу җинаятьне тикшерергә керешкәнлеген белдерә.