Прагада кырымтатарлар аннексиянең ике еллыгын искә алды

Your browser doesn’t support HTML5

Прагада кырымтатарлар Кырым аннексиясенең ике еллыгын урам җыены белән искә алды. 50ләп кеше шәһәр үзәгендә Русиядә хөкем көткән Надежда Савченко, төрмәдә утырган кинорежиссер Олег Сенцов һәм активист Олександр Кольенкога ирек таләп итте. Урам җыенында Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров катнашты.