Чехлар Мәскәү яклы президентка кызыл карта күрсәтте
Прагада 17 ноябрьдә коммунистик режимны бәреп төшерүнең 25 еллыгы җыенында чехлар президент Милош Земанга символик кызыл карта күрсәтте.
Протест белдерүчеләр Земанны Русиягә ялагайлануда гаепли. Бу протест чарасы Земан Хәтфә инкыйлабының 25 еллыгы уңаеннан дүрт илнең президентларын кабул иткән көнгә туры килде.
Праганың Народни тржида урамында юл чатындагы көзгедән протест белдерүчеләр күренеше. 1989 елда шушы урамдагы протест җыеныннан Хәтфә инкыйлабы башланып киткән.
Бер бала да өйдә ясап алып килгән кызыл картаны күрсәтә. Протест чарасында катнашучылар 2013 елда дүрт елга президент итеп сайланган Земанның вазифасыннан китүен таләп итте.
Протест чарасына шул урамдагы кибетләрдә эшләүчеләр дә кушылды.
Земанга каршы протест чарасы барган вакытта кайберәүләр Хәтфә инкыйлабының бер тарихи урынында шәмнәр яндырды. Хәтфә инкыйлабы вакытында беркем дә һәлак булмаган, шәмнәр Мәскәү куйган коммунистик режим төрмәләргә япкан һәм үтергән кешеләр истәлегенә яндырылды.