21 август – Мәскәүнең Чехословакияне басып алган көне

Праганың Вацлав мәйданында 1968 елның 21 августында совет гаскәрләренең басып керүенә протест белдерүче чехлар совет танкларын чолгап ала

Чехлар Прагада Чехословакия радиосы бинасы янында совет хәрбиләрен туктатырга маташа, бер танкка ут төртәләр

Ак тамгалар салынган совет танклары Прагада коммунистлар фиркасе идарәсен чолгап ала

Прагада чех кызлары Чехословакия дәүләт радиосы бинасына баручы танкларга карап кала

Совет хәрбиләре һәм ачулы чехлар

Совет хәрбиләре Чехословакия радиосы янында ут төртелгән танкны сүндерергә маташа

Ачулы Прага халкы Чехословакиягә басып кергән совет танкларына таш ата

Прагада чехлар һәм словаклар совет хәрбиләренә үзләренең ачуларын сүз белән дә аңлатырга тырыша

Бер кеше Праганың Вацлав мәйданында Совет танкын һәм протест белдерүчеләрне фотога төшерә

Прагада Чехословакия радиосы бинасына юнәлгән совет танклары юлына куелган машиналар һәм автобусларны танклар изеп кенә узган

Праганың Республика мәйданында совет танклары һәм хәрби машиналары

Чехословакиягә совет хәрбиләре басып кергәч һәлак булган 20 яшьлек Милан Кадлецның җеназасы

1968 елда яндырылган автобуска "СССР мәдәният үзәге" дип язылган