Киевта Евромайдан башлануга бер ел

2013 елның 21 ноябрь кичендә Украинаның Европа берлеге белән якынаюын яклаучылар Украина һәм Европа берлеге әләмнәрен күтәреп Киев урамнарына чыкты.

2013 елның 24 ноябрендә Киевның Бәйсезлек мәйданында 2004 елгы Әфлисун инкыйлабыннан бирле күрелмәгән зур протест чарасы узды. Украина президенты Виктор Янукович Европа берлеге белән ассоциация килешүе имзалау ниятеннән баш тартканнан соң оппозиция халыкны протест чарасына чакырган иде. Януковичның чигенүе Мәскәү басымы белән аңлатылды.

30 ноябрь төнендә 4:30 тирәсендә Беркут көчләре Бәйсезлек мәйданындагы демонстрациячеләрне тупас көч белән куып таратты.

Беркутның протест белдерүчеләргә каршы көч куллануы Украина халкында зур ризасызлык уятты. 1 декабрь көнне Бәйсезлек мәйданына йөзләрчә мең кеше килеп тулды. Хакимият көчләре белән бәрелешләр, сәяси ультиматумнар шуннан соң айлар буе дәвам итте.

2013 елның 1 декабрендә Киевтагы президент идарәсе бинасы янында протестчылар белән милиция көчләре арасындагы бәрелеш.

Киев үзәгендә Евромайдан, 8 декабрь, 2013

Евромайданда катнашучылар 2013 елның 7 декабрендә Киев шәһәр шурасы бинасында йоклый. Хөкүмәтнең вазифадан китүен һәм вакытыннан алда сайлау уздыруны таләп итү җыенына меңнәрчә кеше килде. Алар хөкүмәт бинасын чолгап һәм һөнәр берлекләре, шәһәр хакимияте биналарын биләп алды.

2013 елның 8 декабрендәге протест чарасына җыелган кешеләр Ленин һәйкәлен бәреп төшерде.

Киевның Бәйсезлек мәйданындагы баррикадада торучылар.

2013 елның 11 декабрендә Бәйсезлек мәйданында протестчылар баррикадасына Беркут көчләре һөҗүм итә. Демонстрациячеләр китәргә теләми һәм каты каршылык күрсәтә. Беркут һәм Украина эчке эшләр министрлыгының махсус көчләре төнге сәгать икеләр тирәсендә демонстрациячеләргә һөҗүм башлады, АКШ дәүләт секретаре Джон Керри хакимиятнең көч куллануын хөкем итеп чыкты.

Оппозиция җитәкчеләре Арсений Яценюк һәм  Виталий Кличко Бәйсезлек мәйданындагы митингта. 29 декабрь, 2013.

Европа берлеге белән якынаю тарафдарлары Бәйсезлек мәйданындагы Яңа ел бәйрәмендә, 1 гыйнвар, 2014.

2014 елның 16 гыйнварында Украина парламенты протест чараларын тыю кануннарын раслап тавыш бирә. Бу кануннар протест чараларын тагын да көчәйтеп кенә җибәрде.

Европа берлегенә якынаю тарафдарлары 19 гыйнварда хөкүмәт бинасы янында Беркут көчләре белән бәрелешә. Протест белдерүчеләр Беркут көчләренә таяклар белән һөҗүм итте һәм парламент бинасына таба узарга комачаулап торган автобусны аударырга маташты. Протест чараларын тыючы канунга ризасызлык белдерергә 100 меңләп кеше җыелды.

Протестчылар Киев үзәгендә милиция белән бәрелешә. 22 гыйнвар, 2014.

Киевта Европа яклы протестчылар белән милиция арасындагы бәрелешләр булган урынга 23 гыйнварда халык җыела.

30 гыйнварда Киев үзәгендә 19 дәрәҗә салкынлыкта протест белдерүчеләрнең чатырлары.

20 гыйнварда Азатлык хәбәрчесе төшергән видеода Украина иминлек хезмәткәрләренең протест белдерүчеләргә каршы утлы корал куллануы күренә. Бу көндә утлы коралдан дистәләрчә протестчы үтерелде.

20 гыйнварда баррикада янында милиция белән бәрелешләр.

20 гыйнварда баррикадалардагы бәрелешләр вакытында протестчыларга ут эләккән. Төрле чыганаклар төрле саннар китерә, әмма Евромайдан активистлары әйтүенчә, бу протест чаралары барышында барлыгы бер йөзләп кеше һәлак булган.

Кышкы протест чараларында һәлак булган кешеләрнең сурәтләре күпергә беркетелгән. Аста баррикадаларны сүтү, чистарту эшләре бара. 11 август, 2014.