Майамида елның беренче Сабантуе узды

АКШның Флорида штатында узган ялларда татарлар Сабантуена җыелды. Бу бәйрәм 2015 алдан бирле узып килә. Бары тик пандемия вакытында гына узмый калды. Бәйрәм күмәкләшеп "Туган тел"не башкару белән башланды.

Сабантуйны Питтсбургта яшәүче эшмәкәр Илмир Әхмәтҗанов алып барды. Милли уеннарны да ул уйнатты. Мәсәлән, капчык киеп йөгерүдә башта ир-егетләр көч сынашты. 

Алардан хатын-кызлар да калышмады. 

Аннары бу уенда катнашам дип балалар да тезелде, алар да капчык киеп тиз итеп сикереп килүдә үзара ярышты.

Аркан тарту. Бу уенда такымнарга бүленеп ирләр дә, хатыннар да көч сынашты. Ә бу - балаларның бәйгедә катншкан мизгеле. Йә, тартып чыгара алалармы инде?!

Быелгы Сабантуйда балаларга зур игътибар булды. Мәсәлән, алар татарча театр куйды. Төрле рольләргә кереп тамаша күрсәтте.

Шулай ук алар өчен остаханә дә оештырылды. Нәниләр кәгазьдән читекләр, түбәтәй һәм калфаклар кисте, аларны төсле милли бизәкләр белән бизәде.

Һава тутырып кабартылган тау да куелды, балалар аннан шуып күңел ачты.

Чәкчәксез нинди сабантуй булсын? Бәйрәм ризыгы белән һәр кеше сыйлана алды. Шулай ук Сабантуйга махсус пылау да, өчпочмаклар да әзерләнде. Тамак шулар белән ялганды, ә самовардан чәй белән сыйлану бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр дәвам итте.

Сабантуйга һәр кеше милли киемнән килергә тырыша. Менә бер чибәр ханым башкорт җиләне белән истә калды.

XXI гасырның калфаклы, камзуллы татар кызлары. 

Флорида штатында узган Сабантуйга 300дән артык татар килгән. Керү бушлай түгел, һәр кешедән - 40 доллар. Әмма оештыручылар да, катнашучылар да бу Сабантуйның дәрәҗәсе барлыгын аңлата дип сөйләде. Бәйрәмдә катнашыр өчен Американың төрле штатларыннан да киләләр. Бу фотога барысы да сыеп бетмәде диләр. 

17 февраль узган бәйрәмгә 300дән артык кеше җыелды. 2015 елдан бирле ел саен узып килгән бәйрәмнең дәрәҗәсе үсә бара, ди аның оештыручылары һәм анда катнашучылар.