Тунистан соң xалык Мисырда да режимга каршы баш күтәрә

Мисырда оппозиция тарафдарлары илдәге хәерчелек, ришвәтчелек һәм көч куллануга каршы ризасызлык белдереп, хакимият режимына каршы "ачу көне" игълан итте. Мисыр башкаласында сишәмбедә йөзләгән оппозиция тарафдары урам җыены уздырды.
Хөкүмәт Тунистагы каршылык чараларыннан илһам алуы фаразланган протестчыларны урам җыеннары турында кисәтте.

Ләкин протестчыларның бу кисәтүләргә игътибар итмәве, илнең төрле җирләрендә, шул исәптән, башкала Каһирәдә протест чараларының инде башлануы хәбәр ителә.

Полиция протестка катнашучыларның күп булуы ихтималына каршы иминлек чараларын арттырды.

Башкала Каһирәдә меңләгән полиция хезмәткәре урнаштырылды, кайбер нокталарда халыкны тарату өчен машиналар әзер тора.

Мисырда да протест оештыру кулланылган чаралар күзгә чагыла. Социаль аралашу челтәре Facebookта оппозиция тарафыннан ачылган протест сәхифәсенә катнашкан 80 мең кеше, үзләренең урам чараларына катнашачагын белдерде.

Тунис йогынтысы көчле


Сәясәт белгечләре Туниста Зин әл-Абидиннең 20 еллык хакимиятен җимергән халык гыйсъянының Мисырдагы оппозиция тарафдарларында зур йогынтысы ясавын белдерә.

Протест чараларына катнашу мәсьәләсендә халыкта бераз курку сизелә. Чөнки Хөсни Мөбарәк җитәкчелегендә идарә ителгән илдә хәрби тәртип көчле, бу исәптән тарафдарларга каршы зур көч кулланыла алачагы турында шик юк.

Мисырдагы оппозиция вәкилләре фикеренчә, озак еллардан соң Мисыр халкы күрше илләрдән илһамланып яхшырак оеша башлаган. "Бу бер башлангыч, халык үз куркуын бераз җиңде. Бу процесс үзгәрешкә китерәчәк", дигән караш белдерүчеләр бар.


Мәгълүм булганча, Тунис халкын урамнарга чыгарган социаль һәм сәяси ризасызлыклар Мисырда да кабатлана.

Халыкның алган хезмәт хакы арта барган азык-төлек бәяләренә җитми. Халык икътисади реформалар таләп итә.

Протест турында оппозиция бүленде

Элекке Халыкара атом энергиясе идарәсе баш арадашчысы Мөхәммәт әл-Барадәй протест чараларын яклаганда, илдәге иң көчле оппозиция төркеме "Мөселман кардәшләр" исә тотрыклыкның бозылачагы куркынычы белән протест чараларын яклаудан тартына.

Нобель бүләге иясе, Мисырның танылган сәясәтчесе Мөхәммәт әл-Барадәй мисырлыларның Тунис үрнәген уңышлы гына куллана алачагына өмет белдерде.

Әл-Бәрадәй: "Кире чигенү булмаячак"

Мөхәммәт әл-Барадәй
Туниста 20 ел хакимият башында булган президентның китүе белән басылган халык гыйсъяныннан соң күзәтүчеләр бу агымның башка төньяк Африка илләренә тәэсирен якыннан күзәтә.

Германиянең танылган SPIEGEL журналында басылган әңгәмәсендә Әл-Бәрадәй протест чараларын яклавын әйтте.

Әл-Бәрадәй үзенең реформалар өчен тәкъдим ясаган таләпләренең хөкүмәт тарафыннан игътибар бирелмәвен, бу сәбәпле үзгәреш таләпләренең соңгы чара буларак урамнарда янгыравын әйтте.

Офыкта "Гарәп язы"

Тунистагы халык гыйсъянының башка гарәп илләренә йогынтысы, ягъни домино тәэсире темасы hаман да актуаль булып кала.

Әл-Бәрадай бу вакыйгаларны 1968 елда Чехославакиядәге сәяси иреклек шаукымын башлаткан хәрәкәткә тиңләп аны - "гарәп язы" дип атый.

Мисыр гарәп дөньясында заманында көчле тәэсир ясаган илләрдән берсе.

Шул исәптән, оппозиция сәясәтчеләре Мисырда да Туниста президентның китүе белән нәтиҗәләнгән процессны көтә. Һәм Мисырның төбәктә беренчеләрдән булып демократия һәм иреклек хәрәкәтен башлавына өмет белдерә.