Иранда улы үтерелгән ана җинаятьчене кичереп үлемнән саклап калды

Хөкем ителгән Балалны асып үтерергә җыеналар. Бер ел элек ул 17 яшьлек Абдулланы үтергән өчен үлем җәзасына хөкем ителде.





 

Үлем җәзасын тормышка ашыруга бер көн калганда Балалның әнисе улын кичерәчәкләренә инде ышанмый.

Мазандаран вилаятенең Нур шәһәрендә халык үлем карарын гамәлгә ашыруны карау өчен җыелган.

Корбанның туганнары үлем җәзасына тартылучының урындыгын бәреп төшерергә тиеш. Бу уч алу дип атала.

Асып үтерү алдыннан Балалның туганнары елый.

Үтерелгән Абдулланың ата-аналары Балалны асып үтерү урынына бара.

Нәкъ асып үтерү вакытында Абдулланың анасы урындыкны бәреп төшерү урынына, Балалның яңагына сугып аны гафу итүен әйтте.

Әлеге карар үлем җәзасыннан котылып калуны аңлата. Аның муеныннан элмәкне салдыралар.

Гафу итүләре өчен иминлек көчләре гаилә башлыгына рәхмәт белдерә.

Үтерелгән Абдулла белән Балалның әниләре бергәләп елый.

Балалның туганнары кичерүләре өчен Абдулланың атасына рәхмәт белдерә

Балалның туганнары кочаклаша, әмма асып үтермәү әле аның азат ителәчәген аңлатмый.

Абдулла Хуссензаданың ата-анасы һәм сеңлесе үз өйләрендә. Алар инде элегрәк 11 яшьлек тагын бер улларын югалткан булган. Ул мотоцикл казасында һәлак булган.

Абдулланың ата-анасы зиратта.