Иранда 5 кеше үлемгә хөкем ителде

Иранда президент сайлавына бәйле кулга алынган 5 кешегә үлем җәзасы чыгарылды, калган 81 оппозиция тарафдары исә 15 елга төрмәгә хөкем ителде.
Күзәтүчеләр фикеренчә, әлеге җәзаларның үтә дә каты булуы халыкны куркыту, урам чараларыннан биздерү өчен эшләнә.

Иранда июнь аенда булган президент сайлавында Әхмәдиниҗатның җиңеп чыгуы оппозиция тарафларында зур каршылык тудырды. Алар сайлауда хәрәмләшүләр булуын алга сөрде һәм нәтиҗәләргә каршы җае чыккан саен зур протест чаралары уздырды.

Сайлаудан соң булган иң зур каршылык чараларында низагны бастыру өчен күпләп кеше кулга алынды. Алар ил инкыйлабына дошман һәм илне бүләргә тырышуда гаепләнде.

Сайлау белән бәйле низаг чыгаруда гаепле табылган кешеләрнең язмышы турында мәхкәмә карарларының берсе бүген игълан ителде. Карарга күрә кулга алынган 5 кеше үлем җәзасына хөкем ителә. Ләкин бу 5 кешенең сайлауга кадәр инкыйлабка каршы төркем булдыру гаебе белән кулга алынуы әйтелә. Шулай да, белгечләр фикеренчә, хөкeмнең максаты бер генә - халыкның күзен куркыту.

4 айдан артык инде оппозиция тарафдарлары оппозиция сәясәтчеләрен яклап протестлар уздыра. Аларның иң соңгысы 4 ноябрьдә булды. Алар урамнарда президент Әхмәдиниҗат һәм рухи җитәкче Али Хаманигә каршы ризасызлык белдерде.

Оппозиция тарафдарларының Хамәнигә ачуы аның сайлаудан соң әйткән сүзләренә бәйле. Ул рухи башлык исеменнән, сайлау нәтиҗәләренә шик белдергән һәм аңа каршы килгән кешеләрнең бу хәрәкәте белән "зур җинаятьчелек" кылуын әйтүе иде.

Вашингтондагы сәясәт белгече һәм элекке студентлар башлыгы Гали Әфшари үлемгә хөкем ителгән 5 кешенең сайлаудан соң чыккан каршылык чарасы белән әллә ни бәйләнеше булмаса да, аларның куркыту сәясәте корбаны булуын әйтә:

"Иран режимы халыкта хәвеф таратырга тырыша. Халыкның өйдә генә утыруын, протестларда катнашмавын тели. Үлем җәзасы игълан итүнең максаты шул", ди.

Иран Гаделлек министры калган 81 кешенең 6 айдан алып 15 елга кадәр төрмә җәзасына хөкем ителүен ачыклады. Министрлык бу кешеләрнең исемен белдермәде. Ләкин аларның югары мәхкәмәгә яңадан мөрәҗәгать итү хокукы булуын әйтте.

Иран мәхкәмәсе, узган айда сайлаудан соң чыккан каршылык чараларында кулга алынган 3 кешегә дә үлем җәзасы биргән иде.

Хөкемгә тартылган кешеләр илнең эчке иминлегенә янау, тәртип бозу, инкыйлабка каршы сугыш башлау һәм җир йөзендә низаг чыгаруда гаепләнә.