Гыйракка халыкара көчләр керүгә ун ел

Сулда: 2003 елның 21 мартында АКШ бомбалаулары барганда Багдадтагы президент сараеннан төтен күтәрелә.
Уңда: 2013 елда Фәлестин отеле түбәсеннән Багдадның Фардус мәйданы күренеше.

Сулда: 2003 елның 5 ноябрендә Багдадның Абу Граиб бистәсендә укучы кызлар юл аша чыга.
Уңда: 2013 елның 4 февралендә хатын-кызлар һәм балалар Багдадтагы күңел ачу паркында көймәдә йөзә.

Сулда: 2004 елның 25 октябрендә Рамади шәһәрендәге тикшерү капкасында АКШның хатын-кыз хәрбие көрд хатынын тикшерә.
Уңда: 2013 елның 9 февралендә чәчтарашчылар бәйгесендә катнашучылар янында кораллы сакчы тора.

Сулда: 2003 елның 24 октябрендә Багдадта иске бер машина
Уңда: 2013 елның 8 февралендә мотоцикллар тамашасы

Сулда: Радикал шыгый дини җитәкче Моктада әс-Садрның Мәһди гаскәре әгъзасы һәм дин әһеле 2004 елның 7 апрелендә АКШка каршы демонстрацияне күзәтә.
Уңда: Шул ук дин әһеле 2013 елның 5 февралендә үз өйендә. Диварда аятулла Мөхәммәт Садыйк әс-Садр сурәте.

Сулда: 2003 елның 20 мартында АКШ хәрбиләре президент Сәддам Хөсәиннең берничә якын кешесен өйләренә килеп кулга ала.
Уңда: 2013 елның 7 февралендә туй өчен бизәлгән машинада килен утыра.

Сулда: 2004 елның 12 ноябрендә АКШ хәрбие сугышчы дип шикләнелгән бер кешенең күзен бәйли.
Уңда: 2013 елның 9 февралендә Багдадтагы чәчтарашлар бәйгесендә сәхнәдә күзе бәйләнгән чәч кисүче.

Сулда: 2002 елның 17 октябрендә Багдадтагы плакатлар ясау ширкәте керешенә эленгән Сәддам Хөсәин плакаты.
Уңда: 2013 елның 2 февралендә Багдадның Рәшит урамындагы келәм кибете. Күп кенә келәмнәрдә шыгыйлар бик хөрмәтли торган Хөсәин имам сурәте.

Сулда: 2003 елның 12 мартында Гыйракны якларга әзерләнүче ихтыярилар махсус көчләр хәрби лагерында күнегү үтә.
Уңда: 2013 елның 13 февралендә Багдадның сөнниләр яши торган Әдһәмия бистәсендәге Шәһитләр зиратында билгесез ике гарәп сугышчысы каберләре.

Сулда: Гыйракка каршы БМО чикләүләре чорында 1998 елның 16 февралендә бер кыз бала уенчык машинада йөри.
Уңда: 2013 елның 4 февралендә Багдадтагы күңел ачу паркында бер хатын-кыз уенчык машинада йөри.

Сулда: 2003 елның 25 гыйнварында Сәддам Хөсәин сурәте пыяласында хатын-кызлар чагыла.
Уңда: 2013 елның 4 февралендә Багдад үзәгендә Каррада бистәсе урамындагы бер көзгедә узып баручы хатын-кызлар чагылышы.