Израил Газзә шәһәрен утка тотты

Your browser doesn’t support HTML5

10 июльдә Израил хәрбиләре Газзә шәһәрен утка тотты. Өченче көн дәвам иткән һава һөҗүмнәрендә бер машинада өч сугышчы үтерелүе, торак йортларның җимерелүе хәбәр ителә. Фәлестин рәсмиләре әйтүенчә, Хан Юныс шәһәрендә һава һөҗүме нәтиҗәсендә бер гаиләдәге сигез кеше, шул исәптән биш бала һәлак булган.