Израил Бейрутка һөҗүм иткән

Бейрутка һөҗүмдә үлүчеләрнең берсе

Төрле медиа хәбәрләрендә әйтелгәнчә, бу һөҗүмнең һәдәфе - "Хезболла" хәрби җитәкчесе Фуад Шукр булган (ул Хаҗ Моһсин буларак та билгеле). Ул һөҗүмдә үлгәнме-юкмы, әлегә билгеле түгел.

Кичә, 30 июльдә, Израил гаскәре Лүбнән башкаласы Бейрутның көньяк читенә һөҗүм итүе турында хәбәр итте. Бу һөҗүмнең һәдәфе - "Хезболла" радикаль төркеме җитәкчеләренең берсе булган. Бу хакта Израил саклану гаскәре Telegram-каналында әйтелә.

"Хезболла"ның хәрби җитәкчесе берничә көн элек Израил контролендәге Голан калкулыгында урнашкан Мәҗдал-Шәмс шәһәренә ракет һөҗүме ясауга җаваплы, диелә. Ул чакта 12 кеше - нигездә балалр үлде, 30дан артык кеше яраланды.

Израил гаскәренең Бейрутка һөҗүмендә исә бер кеше үлгән, 68 кеше җәрәхәтләнгән - аларның бишесе авыр хәлдә, дип белдерделәр Лүбнән сәламәтлек саклау министрлыгында.

Төрле медиа хәбәрләрендә әйтелгәнчә, бу һөҗүмнең һәдәфе - "Хезболла" хәрби җитәкчесе Фуад Шукр булган (ул Хаҗ Моһсин буларак та билгеле). Ул һөҗүмдә үлгәнме-юкмы, әлегә билгеле түгел.

  • Былтыр 7 октябрьдә ХӘМӘС радикаль төркеме Израилгә һөҗүм иткәннән соң, һәм Газзә сызыгында хәрби хәрәкәтләр башлангач, Лүбнән белән Израил чигендәге вазгыять тә киеренкеләште. "Хезболла" белән көн саен диярлек һөҗүм итешеп торалар.
  • Шул ук вакытта "Хезболла" әлегә Израилгә каршы сугыш алып бармыйбыз дип белдерде. Кушма штатлар һәм башка кайбкер илләр бу һөҗүмнәрнең сугышка әйләнергә мөмкин булуына сагая.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!