Карабах мәсьәләсе дин җитәкчеләре кулында

Әрмәнстан проваслав башлылыгы Католикос Гарeгин

Ике көнлек Халыкара дин әһелләре җыены дүшәмбе көнне Бакыда башланды. Азәрбайҗандагы саммитта Кавказдагы Карабах мәсьәләсе дә телгә алынды. Җыенга Әрмәнстанның проваслав башлылыгы Католикос Гарeгин беренче мәртәбә катнашты.
Дөньяның төрле җирләреннән килгән 200ләп дин вәкилләре Бакыдагы җыенда бергә очрашты. Азәрбайҗанның шигый дини җитәкчесе Шәйхул Ислам Аллашөкер Пашазадә җыенга Русия провослав башлыгы патриарх Кирилл белән әрмән чиркәве башлыгы Католикос Гарeгинны да чакырды.

Азәрбайҗан, Әрмәнстан һәм Русия дин җитәкчеләре җыен кысаларында Карабах мәсьәләсен сөйләште. Дин башлыклары кавказ төбәгендә Азәрбайҗан белән Әрмәнтан арасында киеренкелекне арттырган низагны чишүдә үз өлешләрен кертергә тели.

Азәрбайҗан җыенына килгән әрмән дин башлыгы Гарегин диалогны дәвам иттерүнең кирәклегенә басым ясады:

"Бу мәсьәләгә тыныч чишелеш табу кирәк. Чишелешне исә халыкара кануннар һәм кеше хокуклары кысаларында табарга кирәк. Әрмән патриархы буларак, мин Кавказдагы мөселман дин башлыклары белән эшләүнең зур әһәмиятенә ышанам. Азәрбайҗан дини җитәкчесе Пашазадә белән без бу мәсьәләдә сөйләшүләрне дәвам иттерергә омтылабыз", диде.

Карабах мәсьәләсе

Әрмәнстан-Азәрбайҗан сугышы тәмамланган 1994 елдан бирле Нагорно-Карабах төбәгенең зур өлеше әрмән хәрби идарәсе астында.
Карабах харитасы

Төркия Әрмәнстан белән мөнәсәбәтләрне җайлаштыру, сугыш вакытында ябылган чикне яңадан ачу процессында Кавказдагы Карабах мәсьәләсендә Әрмәнстанны активлык күрсәтергә чакыра.

Мәгълүм булганча, Әрмәнстанның азәри җирләренә басып керүеннән соң, Төркия азәриләрне яклап Әрмәнстан белән мөнәсәбәтләрне туктаткан иде.

Саммит ачылышында чыгыш ясаган Азәрбайҗанның шигый дини башлыгы Пашазадә дә Карабах мәсьәләсен телгә алды.

"Әрмәнстан белән булган низагны чишү өчен без дин башлыклары буларак тырышлык күрсәртергә тиешбез", диде.

Саммиттагы иң мөһим вакыйга исә, Әрмән дини башлыгының Азәрбайҗанның чакыруын кабул итү булды.

Карабах мәсьәләсеннән кала, 30 илдән килгән төрле дин җитәкчеләре, глобализация, милләтара низаглар һәм иҗтимагый тормышта диннең роле кебек темалар турында фикер алыша. Җыен сишәмбе көнне тәмамланачак.

Азәрбайҗан президенты Ильхам Алиев Бакының диннәр арасында диалог мәркәзенә әвереләчәгенә өмет баглавын әйтте.

"Азәрбайҗан Европа белән Азия арасында табигый бер күпер. Гасырлар буена төрле дин һәм мәдәнияттән кешеләр Азәрбайҗанда бергә яшәде. Көн килер, Бакы әле Европаның мәдәни башкаласына әверелер. Һәм ул мөселман һәм христиан дөньясының үсешенә үз өлешен кертер дип ышанам", диде.