Хакимият башында 20 ел. Кәримов

Ислам Кәримов хакимияткә килүенең 20 еллыгын билгели. Барлык идарә системасы Кәримов хакимиятен сакларга нигезләнгән илдә аңа варис булып кем калыр?
Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов 90 еллар урталарында илдә демократия торышыннан зарланган һәрбер кешегә "Социаль-икътисади проблемалар булган җирдә демократия төзү бик читен" дип җавап кайтарган. 23 июньдә Кәримовның хакимияткә килүенә 20 ел тулды.

1989 елда Үзбәкстан совет социалистик җөмһүриятенең коммунист партиясе башлыгы итеп сайланган Кәримов, бер елдан президентлыкка күзен төбәде. Аның үзенә ышанычы шундый көчле иде ки, сайлауга бер көн калганда халык алдында ул ачыктан-ачык фикерен һәм максатын әйтеп бирде.

"Әгәр мине иртәгә президент итеп сайласагыз, минем парламентны таркату хокукым булачак. Ул чагында мин әйтәсе сүземне шунда әйтә алачакмын, ләкин хәзерге вакытта әле минем дәрәҗәм сездән әллә ни аерылмый", дигән иде ул.

Кәримов: "Булдыралмыйсыз икән - коралны миңа бирегез"



Кәримов президент итеп сайланган көннән башлап үзенә көндәш булган бөтен сәясәтчеләрне сәясәт мәйданыннан себереп атты. Шул вакытта кайберәүләр илдән качып калып котылды. Калганнарны кара көннәр көтә иде.

Исламчы төркемнәргә басымын арттырган Кәримов тарафдарларын үзенә булышырга чакырды.

Ул парламентта ясаган чыгышында тарафдарларына болай дип мөрәҗәгать итте: "Әгәр сез булдыралмыйсыз икән - коралны миңа бирегез, аларны мин үзем атып үтерәм", диде.

Әндиҗан фаҗигасе

Кораллар асылда 2005 елның май аенда эшкә җигелде. Кораллар илнең көнбатышындагы Әндиҗан шәһәрендә хөкүмәткә каршы ризасызлыгын белдергән протестчыларга каршы кулланылды.

Каты куллы хакимият ул чакта 187 кешене үтерүен әйтте. Ләкин кеше хокукларын яклаучы оешмалар Әндиҗан фаҗигасендә үтерелгән кешеләр санының күбрәк булуын белдерә.

Шеварнадзе: "Мин икенче юлны сайладым"


Элекке Грузия президенты Шеварнадзе
"Азатлык" радиосының үзбәк бүлеге 20 ел элек Кәримов белән бер үк чорда хакимият башында булган Грузияның элекке президенты Эдуард Шеварнадзе белән Әндиҗан мәсьәләсе турындан сөйләште. 2003 елда "гөл инкыйлабы" белән бәхәсләшкән Шеварнадзе Әндиҗан сәясәтендә үзгәчә хәрәкәт итеп, хакимияттән китәргә булды.

Эдуард Шеварнадзе хәзер шуны таный, Кәримов Әндиҗанда үз халкына хөрмәтсезлек кылды.

"Кан коелуны туктату өчен минем бүтән чарам юк иде. Йә кан коелачак, яисә мин хакимияттән китәргә тиеш идем. Мин икенче юлны сайладым. Әндиҗан вакыйгаларына килгәндә исә, аңа тарих үзе бәя бирер", ди Шеварнадзе.

Kем варис?

Гүлнара Кәримова
Үзбәкстанда "кәттә дадә", ягъни зур бабай дип аталган Ислам Кәримовка хәзер 71 яшь. Аның сәламәтлегенең көннән-көн начарая баруы турында гайбәтләр йөри. Үзбәкстанда барлык идарә системасы аның хакимиятен саклауга нигезләнгән. Ләкин аңа берәр нәрсә була калса, алда Үзбәкстанны ниләр көтәчәк соң?

Аның да чарасы әлекке совет илләреннән әллә ни аерылмый. Әлегә Кәримов үз урынына олы кызы Гүлнара Кәримованы әзерли дигән фаразлар бар.


бәйле язмалар
KZ: Хакимият башында - 20 ел