Казан янындагы Көек авылының Яшьләр урамында яшәүчеләр кичә, 16 май кичендә булган вакыйгадан соң стресс кичерә, дип җиткерә "Татарстан 24". Биредә яшәүче бер ир ишегалдында атыш башлаган, кешеләр куркып фатирларына бикләнгәннәр һәм полиция чакыртканнар.
Бу хәл кич белән, әле балалар урамда уйнаган чакта булган. Кинәт кенә пистолет тоткан ир килеп чыккан һәм ата башлаган диелә. Кешеләр куркып полиция чакырткан.
Рүзәл исемле бу ир шәхси борчулары аркасында ата башлавын һәм кемгәдер төбәп атмавын әйткән.
"Мин сөйләшергә яратам: кемгәдер тимим, сөйләшүне ныграк хуп күрәм. Анда берни булмады бит, тузганакларга гына аттым", дип ышандыра ул.
Атыш уңаеннан полиция тикшерү башлаган. Җирле халык мондый хәлләр башка кабатланмасын өчен районда иминлекне тәэмин итүне таләп итә дип җиткерә "Татарстан 24".
- Узган ел 14 сентябрьдә Казандагы күпкатлы йортларның берсе ишегалдында хәрби кием кигән ир балаларның күңелен ачам дип, яктылык-тавыш гранатына охшаш әйбер шартлаткан иде.
- Былтыр 2 август көнне Уфада Нагаев шоссесына гранат тоткан ир йөгереп чыкты. Юлны шартлатам дип янады. Хәрби янына республика башлыгы Радий Хәбиров килде. Аның белән сөйләшкәннән соң, хәрби полициягә бирелде, гранатны Росгвардия хезмәткәрләренә тапшырдылар. Август ахырында ул тикшерү изоляторында үзенә кул салды.
- Былтыр гыйнварда Русия баш прокуратурасы статистика чыгарды, аңа ярашлы 2022 елда Русиядә корал һәм шартлаткычлар кулланып җинаять кылулар саны ике мәртәбә арткан. Кораллы җинаятьләрнең күпчелеген хәрби хезмәткәрләр кылган диелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!