Казанда КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдирен тоткарлаганнар

Рамил Хәйретдинов

Аңа җинаять эшен әле 28 мартта ук, Җинаять кодексының 159 маддәсе (зур күләмдә акча белән хәрәмләшү) һәм 286 маддәсе (вазифаи вәкаләтләрне арттырып авыр нәтиҗәләргә китерү) нигезендә ачкан булганнар диелә.

Казанда акча белән бәйле хәрәмләшү һәм вазифаи вәкаләтләрен арттыруда шикләнеп Казан федераль университетының (КФУ) Халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире һәм "Казан Кирмәне" музей-тыюлыгының элекке җитәкчесе Рамил Хәйретдиновны тоткарлаганнар.

Бу хакта чыганакларына сылтама белән "Реальное время" яза.

Аңа җинаять эшен әле 28 мартта ук, Җинаять кодексының 159 маддәсе (зур күләмдә хәрәмләшү) һәм 286 маддәсе (авыр нәтиҗәләргә китергән вазифаи вәкаләтләрне арттыру) нигезендә ачкан булганнар диелә.

Тикшерү фаразынча, 2022-2023 елларда ул институт хезмәткәрләренә "Восточный разряд" һәм "Клио плюс" фәнни-тикшеренү лабораторияләре белән килешүләр төзеттергән, әмма бу эшләр башкарылмаган. Бер миллион сумнан артык акча белән бәйле эшләр турында сүз бара, җинаять эшендә яңа эпизодлар барлыкка килсә, аның күләме артырга мөмкин диелә.

Казанның Совет районы мәхкәмәсе карары белән Рамил Хәйретдиновны май ахырына кадәр кулга алганнар.

Басма ачыклаганча, "Клио плюс" мәгариф өлкәсендә иминлекне тәэмин итү технологияләре уйлап табу һәм аларны кулланышка кертү, шулай ук Русиянең традицион кыйммәтләрен саклау белән шөгыльләнә. "Клио плюс"ның тагын бер бурычы - терррорчылык һәм идеологик экстремизмга каршы тору диелә.

"Восточный разряд" Русиянең төрки халыклары тарихы һәм мәдәнияте документларын дигиталләштереп бер базага туплау белән шөгыльләнә, ул документларны Үзәк Азия илләреннән, Азәрбайҗан, Иран, Төркия архивларыннан ала.

  • Рамил Хәйретдиновка 59 яшь. Ул 1964 елда Буа районының Черки-Килдураз авылында, укытучылар гаиләсендә туган. Мәктәпне Буада бетергән, Казан дәүләт университетының тарих факультетында укыган. 1986 елда тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы һөнәрен үзләштереп чыккач, мәктәпкә укытырга китмәгән, аспирантурага кергән.
  • Ул 2007-2012 елларда "Казан Кирмәне" музей тыюлыгы мөдире булган чакта танылды. "Эрмитаж-Казан" күргәзмә үзәгенең экспозиция эшен, Татарстан дәүләтчелеге музеен һәм Ислам мәдәнияте музеен оештыруда, соңрак исә Казан федераль университетын үзгәртеп коруда катнашты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагы