Чуашстанда Коръән уку ярышы узды

Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте, “Гөлстан” мәдрәсәсе республика күләмендә беренче мәртәбә мәктәп яшендәге балалар арасында Коръән уку ярышы уздырды. “Изгелектә ярышыгыз” дигән Коръәннән алынган аять әлеге бәйгенең шигаре булып торды.
Коръән уку бәйгеләре татар дөньясы өчен яңалык түгел. Бүген Казанда да, Мәскәүдә дә изге китапны уку буенча ярышлар гел үтеп тора. Алар арасында халыкара дәрәҗәдәгеләре дә бар.

Элеккеге татар мәктәп-мәдрәсәләрендә укучы шәкертләр арасында Коръән уку ярышы узганлыгы хакында мәгълүматлар юк. Аның каравы, ул чорда мөназарәләр, бәхәс кичәләре еш уза торган булган. Әлеге кичәләрдә, төрле мәктәп-мәдрәсәләрдә укучы яшьләр мантыйкка нигезләнеп фикер алышкан. Шулай итеп, мантыйк фәне гамәлдә урын алган.

Әмма хәзерге чор ислам яңарышында мөназарә кичәләре үткәрелми. Чөнки, дөньяви белемне мәктәпләрдә алганда, мантыйки фикерләү рәвеше өйрәтелә. Аның каравы, төрле мәктәп-мәдрәсәләрдә укучы балаларга хәзер үзара очрашып, Коръән уку ярышларында күрешү имкяны бар.

Татар моңы - Коръән укуда булаламы?

Коръән уку ярышларының тагын бер асылы – ул да булса изге китапны укуда татар мәкамен торгызу. Менә бу максат Чуашстанда узган ярышта беренче урында торды дисәң дә була.

“Гөлстан” мәдрәсәсе ректоры Наил хәзрәт Җамалетдинов Коръән укудагы татар мәкаме юагалып бара дип саный.

“Татарлар моннан мең еллар әүвәл ислам динен кабул иткән. Шул чордан бирле, бабаларыбыз Коръән укуның үз көен-мәкамен тудырган. Ул татар әһаңе, моңы белән бергә үрелгән бер мәкам. Кызганыч, соңгы елларда татар мәкаме бабайларда гына саклана килә. Аның урынына гарәп мәкаме керә. Яшь буынны татар мәкамендә Коръән укырга өйрәтергә кирәк”, диде ул.


Беренче - беренчеме?

Чуашстанда бу көннәрдә узган беренче Коръән уку ярышы, чынлыкта беренче генә түгел инде. Моңа кадәр дә изге китапны уку ярышлары гел оештырылып киленде. Шулай да, монысы беренче.

Эш шунда ки, элегрәк оештырылганнары республика дәрәҗәсендә узмады. Алар гел авыл-кала, мәхәллә югарылыгында гына узды. Яисә, Диния нәзарәте республика сабантуйларында шундый ярышлар уздыра иде.

Бу көннәрдә узган ярыш исә, үзенең вертикаль оештырылуы белән дә аерылып торды. Ул башта мәхәлләләрдә узды. Аннары, мәхәллә ярышларында җиңүчеләр Шыгырданга җыелып, республика бәйгесендә катнашты.

Илһамны Мәүлид бирде


Республика дәрәҗәсендә узган Коръән ярышына күптән түгел узган Мәүлид бәйрәме зур этәргеч бирде, дип саный Чуашстан Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Фәрит хаҗи Глухов.

“Мәүлид бәйрәме быел башка еллар белән чагыштырганда бик югары дәрәҗәдә узды. Бөтен авыл-шәһәр мәхәлләләрендә узганнан соң, Чабаксарда йомгаклау ясалды. Йөзәрләгән татар балалары бер урынга тупланып, чыгыш ясап йөрүләре йөрәкләргә май булып ятты. Шунда, мондый чараларны даими оештырыга кирәк дип уйладык. Коръән ярышы шуннан килеп чыкты. Аллага шөкер, мәхәлләләребез арасында көчле генә дини мәктәпләр эшләп килә. Башта шулар арасында ярыш ясадык. Җиңүчеләрне Шыгырданга чакырып, анда бәйге уздырдык.”



Җидедән - унҗидегә

Шыгырданда узган бәйгедә сайлап алынган 40 лап бала катнашты. Алар мәктәпкә дә бармаган балалардан алып, инде мәктәпне тәмамлап килүчеләр яшендәгеләр иде.

Кызыл Камыш авылында Зилә Йосыпова, Шыгырданда Ришат хаҗи Абдуллов, Роза Сабитова, Татар Согыты авылында Рафыйк Сәфәров, Тукай авылында Наил хәзрәт Җамалетдинов балаларга дини гыйлем бирәләр. Аларның шәкертләре әлеге бәйгедә җиңүчеләр булдылар да инде.

Беренче урынны 9 бала, икенче урынны 10 бала яулады. Аларга бүләкләр, истәлек кәгазьләре бирелде. Башка катнашучылар да бүләксез калмады.


Шыгырдан мәчетләренең берсендә имам булып торучы Ришат хәзрәт Абдуллов бүләкләр мәсәләсен аңлата:

“Эшмәкәрләр дә, мәхәлләләр дә бүләкләр алырга акча бирделәр. Мондый бәйгеләр шулар ярдәмендә оештырыла инде. Диния нәзарәте дә бу эшкә бик зур ярдәм итә. Балаларның күңелләрен төрлечә яуларга кирәк.”

Соңыннан чарада катнашкан балалар “Гөлстан” мәдрәсәсендә тәмләп чәй эчтеләр.

Тиздән нәзарәт балалар өчен тагын бер проектын тормышка ашырырга җыена. Монысы узган елларда да булып узган татар-мөселман балалары өчен җәйләүләр.