Киевның бәйсезлек мәйданында утлы баррикадалар

Киевның Бәйсезлек мәйданында төне буе дәвам иткән бәрелешләрдән соң 19 февраль иртәсендә баррикадалар һәм чатырлар яна.

19 февральдә Бәйсезлек мәйданында демонстрациячеләр милициядән калканнар белән саклана.

19 февральдә яралыларга Киев үзәгендәге чиркәүдә медицина ярдәме күрсәтелә.

19 февральдә Бәйсезлек мәйданындагы Һөнәр берлекләре бинасы яна.

19 февральдә янучы баррикадалар янында хакимият көчләре.

18 февральдә демонстрациячеләр "Беркут" көчләренә каршылык күрсәтә.

Демонстрациячеләр милиция белән бәрелештә яраланган кешегә ашыгыч ярдәм күрсәтә.

Бәйсезлек мәйданы ут эчендә

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре "таш яңгырынан" калканнар белән саклана.

Бәрелешләрдә яраланганнар янында милиция хезмәткәрләре.

18 февральдә милиция бер демонстрациячене тоткарлый.

Протестчылар белән бәрелешүче милиция хезмәткәрләре арасына утлы шешә төшкәннән соң.

Милициянең тавыш гранатыннан яраланган кеше җирдә ята.

Милиционерлар яраланган бер хезмәткәргә ярдәм итә.