Әрдоган: "Mәрхәмәтсезне яклый алмыйбыз"

Төркия премьер-министры Әрдоган Израильнең Газзәдә алып барган һөҗүмнәрен "кешелек фаҗигасе" дип атады. Газзә низагы Израиль-Төркия мөнәсәбәтенә зыян салырмы?
Төркия Израиль белән хәрби һәм икътисадый яктан иң яхшы мөнәсәбәттә торган мөселман иле. Ләкин Газзә низагы мәсьәләсенә килгәндә, Төркия Израильгә каты тәнкыйтен белдерде.

Узган атнада премьер Әрдоган Якын көнчыгышта Мисыр, Үрдүн, Согуд Гарәбстаны һәм Сүриягә ясаган сәфәре турында сөйләгәндә, “Газзәдә сугыш дәвам иткәндә, Төркия вакыйгаларны читтән генә күзәтеп тора алмас иде”, дип белдерде.

Шулай ук Анкара хакимияте, май аенда башланган Израиль-Сүрия арасындагы тынычлык сөйләшүләрен хуплавын да туктатты.

Әрдоганның бу адымыннан соң, Анкара хакимияте Израиль-Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне яңадан карарга җыенамы дигән сорау туa.

Төркиянең көндәлек "Тоday Zaman” газетасында язган сәяси белгеч Лалә Сары Ибраһимоглу бу сорауга: "Газзәдәге бәрелештән соң, ил буйлап Израиль һөҗүмнәренә каршы башланган урам җыеннарында халык Израиль белән төзелгән хәрби килешүдән баш тартырга чакыра. Килешүнең иң соңгысы Израиль һөҗүмнәре башланыр алдыннан гына имзаланган иде. Ләкин Төрек рәсмиләре Израильнең Газзәдә алып барган сугышлары белән килешү арасында бәйләнеш бар дигән гаепләүне кире кага" дип җәвап бирде.

1996 елда төзелгән хәрби килешүләр белән Төркия, Израильгә якын беректәш ил булды. Ике ил арасында, уртак хәрби күнегүләр уздыру һәм әлеге чаралар вакытында һава чиген куллану кебек хәрби килешү дә төзелгән.

Сары Ибраһимоглу әйтүенчә, 2007 елда гына, Төркия Израильдән 2 миллиард долларлык хәрби корал сатып алган.

Әрдоган, урам җыеннарында ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне кичекмәстән туктату турында арткан халык таләбенә җавап итеп, бу эштә хисләргә бирелмәскә чакырды. Ә икенче яктан низагны туктату өчен Әрдоган дипломатик сөйләшүләрне арттырды. Солых килешүе өчен тырышлык күрсәткән дипломатлар, Төркиянең бу мәсьәләдә сәхнә артында мөһим роль уйнавын белдерә.

Төркия төбәктәге тәэсире

Төркиянең Фәләстинне яклауны дәвам итәчәген белдергән Әрдоган, "Төркиянең Госманлы империясе вакытыннан бирле Фәләстин белән тарихи-мәдәни бәйләнеше бар, Газзә мәсьәләсендә бары тик Гарәп, Якын көнчыгыш, яисә мөселманнар мәсьәләсе генә түгел, сүз тынычлык турында бара һәм чың тынычлык булдырылырга тиеш”, дип әйтте.

Әрдоган Газзә һөҗүмнәреннән соң, Хәмас башлыгы һәм аны яклаган Иран башлыгы Әхмәдиниҗат белән телефон аша сөйләште.

Язучы Сары Ибраһимоглу, Әрдоган хакимияте низагны чишүдә тарафсыз һәм гадел сәясәт алып барырга тели, шул исәптән Төркия Хәмас белән сөйләшсә дә, бу аның Израиль мөнәсәбәтләрен туктатачагын аңлатмый диде.

"Төркиянең төп сәясәте - каршы тараф белән сөйләшмичә, низагны бер яклы чишү мөмкин түгел. Төркия бу мәсьәләдә гадел хәрәкәт итәргә теләде. Бу мәсьәләдә Израилгә каты реакция күрсәтсә дә, бу ике ил арасында мөнәсәбәтләр өзеләчәк дигәнне аңлатмый" ди Сары Ибраһимоглу.