Мюнхен сәүдә үзәгендәге атышта кимендә 9 кеше һәлак булды

Your browser doesn’t support HTML5

Германиянең Мюнхен шәһәрендә 22 июль кичендә атышлар булды. Моозах бистәсендәге Олимпия сәүдә үзәгендә билгесез кеше ут ачкан. Соңрак шәһәрнең тагын ике урынында билгесез кешеләр ут ачкан, дип хәбәр ителде. Полиция мәгълүматларына караганда, кимендә ун кеше һәлак булган, 20гә якын кеше яраланган.