ПАСЕ Русия демократик көчләр платформасы вәкилләре шәхси сыйфатта гына эшли дип белдерде

Европа Шурасының Парламент ассамблеясе(ПАСЕ). Архив фотосы

ПАСЕда Русия демократик көчләре платформасында төп халыклар һәм милли азчылыклар өчен каралган квота кысаларында ни өчен Идел буе халыклары вәкилләре урын алмавы турында аңлатма сорап юлланган мөрәҗәгатькә шулай җавап бирделәр.

Русия демократик көчләре платформасында катнашучылар анда шәхси сыйфатта эшли, чөнки Платформа үзе вәкиллекле оешма булып саналмый. Бу хакта "Idel.Реалии"га ПАСЕның тышкы элемтәләр бүлегендә әйттеләр.

"Idel.Реалии" ПАСЕның тышкы элемтәләр бүлегенә мөрәҗәгать итеп, ни өчен Платформага Идел буе төп халыклары вәкилләре кертелмәвен аңлатуларын сораган иде. Барлыгы Платформага 15 кеше кергән, аларның бишесе Русиянең төп халыклары һәм милли азчылыклары вәкилләре буларак күрсәтелгән.

Русия асаба халыклары һәм милли азчылыклар исеменнән платформага чечен җәмәгать эшлеклесе Руслан Кутаев, водьлар фин-угыр халкы вәкиле Екатерина Кузнецова, Коми активисты Лана Пылаева, "Азиаты России" медиасын нигезләүче Василий Матенов һәм Русия аз санлы асаба халыклары үсеш фонды җитәкчесе Павел Суляндзига керде.

Исемлектә чит илдәге татар-башкорт оешмалары вәкилләре юк. Идел буе халыкларыннан да вәкилләр сайланмады.

ПАСЕда моны Платформаның форматы белән аңлаттылар.

— Резолюциядә билгеләнгәнчә, Ассамблея рәисе ПАСЕ Бюросына раслату өчен Русия демократик көчләре арасыннан 15 катнашучыны — шул исәптән "төп халыклар һәм милли азчылыклар" вәкилләрен — тәкъдим итте. Әмма шуны ачыклау мөһим: алар Платформа эшендә шәхси сыйфатта катнаша, чөнки Платформа вәкиллекле оешма түгел, ә резолюциядә ачык күрсәтелгәнчә, Ассамблея белән Русия демократик көчләре арасында икеяклы фикер алышу өчен форум булып тора, — дип белдерделәр ПАСЕда.

ПАСЕда шулай ук Платформага катнашучыларны сайлап алу критерийлары резолюциядә (аерым алганда, 8нче пунктта) күрсәтелгәнен искәрттеләр. Нәкъ шул резолюция нигезендә октябрь аенда Платформа төзелгән.

— Алынган барлык гаризалар да әлеге критерийларга туры килү-килмәве ягыннан җентекләп тикшерелде, — дип ышандырганнар ПАСЕның тышкы элемтәләр бүлегендә.

ПАСЕ әлеге Платформаны Русия демократик көчләре 2023 елгы "Берлин декларациясе"н имзалаган һәм Владимир Путин сәясәтенә ачык рәвештә каршы чыгучылар белән диалог өчен мәйданчык буларак булдырды. Алар арасында Михаил Ходорковскийга бәйле оешмалар, Free Russia Foundation, "Ирекле Русия форумы", шулай ук төп халыклар белән бәйле оешмалар да бар.

Русия демократик көчләре вәкилләре булып исә исемлеккә сәясәтчеләр Дмитрий Гудков, Владимир Кара-Мурза, Гарри Каспаров, Михаил Ходорковский, Любовь Соболь, блогер һәм җәмәгать эшлеклесе Марк Фейгин, Free Russia Foundation президенты Наталия Арно, хокук яклаучы Олег Орлов, җәмәгать эшлеклесе Андрей Волна һәм Pussy Riot төркеме катнашучысы Надежда Толоконникова керде.

Бу карарны үз Телеграм-каналында "Татар шурасы" тәнкыйтьләп чыкты. "ПАСЕ каршындагы "Русия демократик көчләре" – халыклар иреге өчен түгел", дип язды оешма.

— Ходорковский, Кара-Мурза, Каспаров кебек урыс оппозиционерлары Путинга каршы, ләкин Русиянең империя булуын танырга куркалар. Алар деколонизациядән курка, милләтләрнең үзбилгеләнү хокукын кабул итми, "бердәм Русия"не саклауны өстен күрә, — дип язды оешма.

Асаба халыкларның тавышы – янә читтә. Халыкларга сайлау хокукы бирмичә, чын ирек булмый, диелә белдерүдә.

Берничә ай элек "Русия демократик көчләре" белән сөйләшү алып бару өчен платформа булдыру карарыннан соң, Азат халыклар лигасы белдерү белән чыкты. "Без "урыс халкының" бер өлеше булырга омтылмыйбыз һәм үзебезнең киләчәгебезне хәзерге һәм ниндидер реформалашкан "Русия дәүләте" белән бәйләмибез. Безнең сәяси һәм тарихи максатыбыз - Мәскәүнең колониаль контроленнән азат булу һәм үзебезнең бәйсез милли дәүләтләребезне төзү", диелә анда.

Азат милләтләр лигасы ПАСЕ белән Русия оппозициясеннән гайре турыдан-туры диалогка әзер булуын белдерә. "Татарлар, башкортлар, чеченнар, сахалар, бурятлар һәм башка дистәләрчә халыклар үзләренең сәяси субъектлыгына ия", диелгән иде текстта.

Европа шурасы парламент ассамблеясына милли азчылыкка урыннар бирү турында аңлатма хатны "Татар шурасы" да юллаган иде. "Урыс либераллары шыпырт кына анда үзләре генә кереп утырасы килә. Бөтен Русия, андагы хаыклары исеменнән сөйләп, Европа түрәләре белән эш итәргә тели. Әмма бик урынлы тавыш купты. Милли азчылык вәкилләре ризасызлык белдерде һәм нәтиҗәдә ПАСЕ Русиягә дигән урыннарның бер өлешен Русиянең басып алынган халыкларына һәм кече халыклар вәкилләренә бирү турында килеште. Шул исәптән татарларга да", дип сөйләгән иде Азатлыкка Руслан Айсин.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!