Украинада иген кырлары яна. Дөньяда азык-төлек кризисы тагын да кискенләшәчәк

Янып баручы бодай басуы янында украин хәрбие. 2022 елның 17 июле.

Николаевски өлкәсендә бодай басуы яна. 2022 елның 17 июле. Украинада эсседә коры иген кырларының януы ешайганнан ешая бара.

Донецки өлкәсенең Северски бистәсе янында янган иген кыры. 2022 елның 8 июлендә һавадан төшерелгән фото. Эсседә корыган басуларга Русия артиллериясеннән ут атудан җиңел генә ут кабып китә.

Русия хәрбиләрен Украинаның азык-төлек инфраструктурасын махсус рәвештә юк итүдә гаеплиләр. Украина хәрбиләре белдерүенчә, 31 майда янган бу амбарны Русия хәрбиләре артиллерия утына тоткан булган.

Херсон өлкәсендә янгын сүндерүче утны туктатырга тырыша. 2022 елның 18 июле. Украинаның иген кырларын күпләп яндыру Русия башлаган сугыш нәтиҗәсендә дөньяда башланган азык-төлек кризисын тагын да кискенләштерәчәк.

Украинада янган иген басуында Русия ракетасы. Африка илләре ачлыктан интеккәндә Русия Украина ашлыгын диңгез аша ул илләргә илтү мөмкинлеге бирмичә, юлларны ябып тота.
 

Запорожье һәм Донецки өлкәләре чигендә янган бодай башаклары. 17 июль.

2022 елның 4 июлендә Днепропетровски өлкәсендә фермер үзенең иген кырлары януын күзәтә. 19 июльдә Русия президенты Иранда Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән очрашты. Алар Русиянең Украина ашлыгын Кара диңгез аша башка илләргә озату юлларын ачуы турында килешер дип көтелгән иде. Русиянең Украинага һөҗүме Украинада игенчелеккә зур зыян китерде, ашлыкны башка илләргә озатуны туктатты. Украина дөньяда бодай, кукуруз һәм көнбагыш маен иң күп җитештерүче илләрнең берсе.
 


Украинаның көнчыгында бодай басуы. 17 июль.