Гүзәл Дагыстан

Дагыстанның Грузия чигендә урнашкан Талсух авылы. Шапиев бу фотоларны дуслары белән тауларда йөрергә чыкканда төшергән.

Салта Гунибского авылы янындагы мәгарәдә бозланып каткан шарлавык. 24 яшьлек фотограф дуслары белән тау сәяхәтләре турында Азатлыкка: "Без гадәттә берничә көнгә чыгып китәбез, кайвакыт җиде көнгә дә була", диде.

Дагыстанның Шамил районында яз төсләре. Шапиев моннан өч-дүрт ел элек, сугышчылар күп булу сәбәпле, Дагыстан тауларында йөрү куркыныч иде, әмма хәзер инде күпкә иминрәк ди.

Бермамыт тавындагы упкынны Шапиев бу кышта төшергән. Хәзер күпкә иминрәк дисә дә, 2016 елда Дагыстанда кораллы һөҗүмнәр тагын арта башлады һәм Шапиев дуслары белән тауларда йөрергә чыкканда җирле хакимиятләргә кая баруын әйтеп китә.

Элегрәк яшь фотографка төп куркыныч иминлек көчләреннән янаган. Тауларда террорга каршы операцияләр бару сәбәпле, андагы яшьләр төркемнәрен махсус хезмәтләр террорчыларга санап атып үтерергә мөмкин булган.

Шапиев (артта) дусты белән селфига төшә. Дагыстан башлыгының рәсми фотографы буларак эшкә алынса да, бераздан ул вакытын тау сәяхәтләрендә уздыру өчен эштән китә.

Таулар арасында боргаланучы Чираг-Чай елгасы. Шапиев төрле эшләр башкаруын, шул исәптән фотога төшерү белән дә акча эшләвен әйтә. Шушындый фотолар белән ул үз карьерасын ясарга өметләнә һәм күптән түгел National Geographic журналының Русиядәге басмасы белән беренче килешүен дә төзегән.

Бәсле нарат агачы. Шапиев мондый манзараларны фотоша төшерергә яратуын тауда туып үсүе һәм кечкенәдән үк тирә-якка чыгып йөргәләве, анда күргәннәрен рәсемгә төшерүе белән аңлата.

"Аннан соң мин үзем өчен фото дөньясын ачтым", ди Шапиев. Ул бик тиз арада яхшы фотолар төшерергә өйрәнә. Үзлегеннән өйрәнгән яшь фотографның Интсаграм хисабына инде 120 меңнән артык кеше язылган.

Батлуһ авылының түбән өлеше. #exploringdagestan һэштегы белән Шапиев дөньяга Дагыстанның башка ягын күрсәтергә тели.

"Кешеләр Дагыстанны гүзәл җир дип белми, ә мин дөньяга аның шундый булуын күрсәтергә телим", ди Шапиев.

Әлеге кыргый атлар сурәте Шапиевның Инстаграм хисабында иң популяр фотоларның берсе. "Бу фото Грузия чиге янында төшерелде. Безгә чик сакчыларыннан анда якынрак бару өчен рөхсәт сорарга туры килде. Кояшлы көндә җил суда дулкыннар уйната иде. Аннан инде мин бу атларны да күрдем", ди ул.

Шапиев көзге табигатьне төшерергә аеруча ярата.

Борынгы Каһиб авылы хәрәбәләре арасында бер манара әле дә исән. Бу авылда беренче йортлар 1000 елдан да элегрәк төзелгән.

Мәгарә эченә агучы шарлавык.

Дагыстанның көньягындагы бер тау башы. Күп кенә фотоларны Шапиев iPhone белән төшерә. Әмма аның төп кораллары – Canon 5D Mark ii һәм the Sony Alpha A7. 

Борынгы Шиназ авылындагы бу таш йортларда хәзер аларны салган кешеләрнең әлләничәнче буын оныклары яши.

Кичке кояш нурларын "тотучы" пәрәвез. Кояш нурларын бик оста куллана белсә дә, Шапиев һава шартлары начар булганда, болытлы, томанлы көннәрдә фото төшерүне ныграк яратуын әйтә.

Бер малай әтисенеңме, бабасыныңмы кулына тотынып бара. Бу фотоның астына Шапиев: "Тынычлык, иминлек һәм табигать матурлыгы рухы" дип язган.