Politico: Киев F-16 хәрби очкычларына пилотларны әзерләү җәһәтлегеннән канәгать түгел

F-16 хәрби очкычы

Украина АКШка әзерләү өчен 30 очучы җибәрергә тели. Тик Америка хәрбиләре Аризонада сентябрь ахырына кадәр 12 пилот кына әзерләргә риза. Чөнки пилотлар мәктәбендә урыннар җитми, ул башка илләрнең хәрбиләрен дә әзерли.

Якын вакытта Көнбатыш илләре Украина кораллы көчләренә F-16 хәрби очкычлары тапшырырга әзерләнә, тик Украина бу очкычлар өчен пилотларны әзерләү җәһәтлегеннән канәгать түгел, дип яза Politico.

Басма чыганаклары мәгълүматынча, Украина АКШка әзерләү өчен 30 очучы җибәрергә тели. Тик Америка хәрбиләре Аризонада сентябрь ахырына кадәр 12 пилот кына әзерләргә риза. Чөнки пилотлар мәктәбендә урыннар җитми, ул башка илләрнең хәрбиләрен дә әзерли.

Басма язуынча, Румыния белән Даниядәге хәрби әзерлек үзәкләрендә дә Киев теләгән кадәр санда пилотлар кабул итә алмыйлар. Хәзерге вакытта Даниядә F-16 белән идарә итү өчен Украинаның сигез пилоты әзерләнә. Шулай да мәктәп киләсе елда ябылырга тиеш һәм әлеге програмда башка катнаша алмаячак, чөнки Дания хәрби һава көчләре заманчарак булган F-35 очкычларына күчә, дип сөйләгән Politico әңгәмәдәшләре.

Румыниядә дә украин пилотларын әзерләү чикләнгән булачак, дип искәртелә.

Politico язуынча, Украина Көнбатыш беректәшләреннән үзенә F-16 бирүләрен бик озак сораган. Тик башта бу очкычларны тапшыру турында карар кабул итү озак барган, ә аннары аларны тапшыру сузылган. Хәзер исә пилотлар әзерләүдә кыенлыклар чыккан.

Ел ахырына кадәр F-16 хәрби очкычында барлыгы 20 украин пилоты очарга өйрәнергә тиеш. Бу 20 очкычка кирәк булган 40 кешенең яртысы гына, диелә.

Нидерланд, Дания, Норвегия һәм Бельгия Украинага 45тән алып 60 кадәр F-16 очкычы бирергә вәгъдә иткән иде.

  • Русия һөҗүм иткәннән бирле Украина хакимиятләре Көнбатыш беректәшләреннән ярдәм сорый, шул исәптән F-16 хәрби очкычлары бирелүен дә тели, чөнки һавада өстенлек алмаган вакытта һөҗүм ясау авыр.
  • Украина президенты Владимир Зеленский әйтүенчә, Украинага шундый 120-130 хәрби очкыч кирәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!