Мәскәүнең Чехословакияне басып алуы төсле фотоларда

21 август иртәсендә, сәгать сигез-тугызлар тирәсендә Вацлав мәйданындагы танкларны чехлар чолгап ала. Ул чакта вазгыять бик киеренке күренмәде, "әле күпләр моның алдан әзерләнгән һөҗүм булуын аңламый иде", дип искә ала Һайски. "Алар моны бер хәрби күнегү яки башка шундый бер чара дип уйлады... Бу фотода танкка менеп утырган балаларны күрәсез. Алар моны әкият дөньясына сәяхәт дип кабул иткәнгә охшый", ди ул.

Бу чакта вазгыятьнең мавыктыргыч булуы аларның күрше бинадан эләктереп килгән шушы кисәтү билгесеннән үк аңлашыла", ди Һайски. "Алар типик чех юморы белән танкка менеп атланган. Алар елмая иде. Ул чакта алар әле моны бер спектакль генә дип кабул итә иде... Әмма алга таба, әлбәттә, хәлләр башка якка үзгәрә башлады..."

Һайски әйтүенчә, Прагага килеп керүгә халыкның шулай каршы алуыннан совет хәрбиләренең исе киткән. Алар моны, бер илне басып алудан бигрәк, Икенче дөнья сугышындагы Җиңү көне парадын искә алу буларак кабул итте кебек ди ул.

Башта чехлар солдатларга тыныч кына ризасызлык белдереп карый, әмма аларны ишетүче булмый. "Алар йә чехлар әйткәнне аңлый алмауларын йә безгә ярдәм итәргә килүләрен әйттеләр ди Һайски. "Сездә контрреволюция бара" яки "Без сезне Көнбатыштан һәм аның эксплуатациясеннән коткарабыз!" кебек сүзләрне генә кабатлый иделәр. Һич тә башка сыймаслык көлкеле хәл иде бу, әмма алар ата башлагач, көлке онытылды".

Вацлав мәйданыннан берничә генә йорт аша Чехословакия радиосы журналистлары чит илнең басып алуы турында хәбәрләр бирүне дәвам итә. Ә Мәскәүгә иң охшамаган, басып алуга төп сәбәп булган нәрсә бу илдә башланган матбугат иреге була. Хәрбиләр бу радиостанцияне туктатырга килгәндә халык аларга каршы чыгып, журналистларга ярдәмгә ташлана.

Алдагы фото төшерелгәннән соң күп тә үтмәстән Чехословакия радиосы янындагы хәлләр хаоска әверелде дип искә ала Һаски. "Кайберәүләр танклардагы көрәкләрне кубарып алып ягулык бакларын тишкәли алды", ди ул. "Һәм алар дизельгә манчылган киемнәре белән аларга ут төртте. Урамнар кап-кара төтенгә чумды. Аннан соң инде шрапнель оча башлады. Паника, кем машина артына, кем җиргә сыенды".

Танклар гүләве көчәйгән вакытта, Һайски әйтүенчә, чехлар басып алучыларны ничектер кисәтергә маташа. "Көтмәгәндә кешеләр "Китегез! Сезгә бер-бер хәл булганчы китегез!", дип кычкыра башлады", дип искә ала ул көлә-көлә. "Вазгыять бик комик иде, һаман да аларга карата импатия бар иде".

Кешеләрнең яраланып егылуына карамастан, кемнәрнеңдер башында әле һаман да "бераз чех кара юморы" дәвам итә иде дип искә ала Һайски, кемнеңдер совет танкына акбур белән ясаган свастика тамгасына төртеп. "Әмма урысларга бу һич тә ошамады".

Ул көнне Чехословак радиосы каршында кимендә 15 кеше һәлак була. Шуларның бишен йөртүчесез йөк машинасы таптап үтерә, моның ничек булганлыгы әле дә билгесез.

Һайскиның басып алу көнендә төшерелгән дистәләп фотосы гына сакланып калган. Әмма ул бу көннәрне ап-ачык хәтерли.

Чехлар Мәскәүнең Чехословакияне басып алуына 50 ел тулуны искә ала. 1968-нең 21-нче августына каршы төндә Прагага танклар кергәндә фотограф Либор Һайскига 20 генә яшь була. Әле генә чит илдә ял итеп кайткан егет өчен дә, ил халкы өчен дә Мәскәүнең гаскәр кертүе һич көтелмәгән хәл була.