АКШ һәм Кытай башлыгы Вашингтонда очраша

Обама белән Һу Җинтау Зур соңгы тапкыр "Зур 20лек" саммитында очрашкан иде

Кытайдагы икътисади үсеш, Американың үзенә булган ышанычына йогынты ясый. Ике ил җитәкчеләренең бу атнада Вашингтондагы очрашуына игътибар зур.
Дөньяның иң зур икътисадына ия ике ил җитәкчеләренең бергә очрашуы һәр вакытта зур вакыйга буларак бәяләнә. Ләкин Кытай дәүләт башлыгы Һу Җинтау белән АКШ җитәкчесе Барак Обама арасындагы агымдагы очрашу бу юлы күбрәк игътибарга лаек.

Бүген 4 көнлек рәсми сәфәр белән Вашингтонга килгән Һу Җинтауга игътибар зур. Кытай башлыгының соңгы 30 елдагы иң мөһим зиярәте дип аталган очрашуда ике ил арасында низаг тудырган "четерекле" темалар каралачак.

Мәгълүм булганча, АКШ коралларының бәйсезлек таләп иткән Тайванга сатылуы, Кытай белән АКШ арасындагы валюта кыйммәте низагы, Интернет хезмәте “Google”ның Кытайда эшчәнлеге туктатылуы, Американ диңгез көчләренең Кытай ярлары каршында хәрби күнегүләр алып баруы былтыр ике ил арасында киеренкелекне арттырган вакыйгалар иде.

Ике ил мөнәсәбәтләре

Былтыр Кытай икътисады Японияне дә уздырып, дөньяның икенче зур икътисадына әверелде. Бу вакыйга Кытайның глобаль көч булу омтылышындагы зур уңышы буларак бәяләнде. Икенче яктан, АКШ исә 3 ел дәвамында икътисади кризис белән көрәшә.

АКШның үз икътисади проблемалары белән мавыга башлавы аның дөнья сәясәтендәге актив ролен киметә төште. Ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрдәге каршылыклар исә елдан-ел арта.

Һәр ике як бу вазгыятьне яхшы аңлый. 17 гыйнварда чыгыш ясаган Кытай президенты Һу, "АКШ-Кытай мөнәсәбәтләренең глобаль дөньяга тәэсире арта" дип белдергән иде.

Аның чыгышыннан берничә көн алда АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, ике ил мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен әле дә мөмкинчелек булуын белдерде.

Клинтон, "АКШ белән Кытай мөнәсәбәтләре критик ноктага җитте. Безнең зур яисә кечкенә карарлар мөнәсәбәтләрдәге юнәлешне билгеләячәк. Соңгы 2 елда Обама хакимияте вакытында без тирәнрәк, киң һәм көчле хезмәттәшлек мөмкинчелекләре булдырдык", диде.

Икътисад өлкәсендә низаг

Ике ил президентын башта акча мәсьәләсе борчый. Икътисад өлкәдәге каршылыклар мәсьәләсе игътибар үзәгендә тора.

АКШ белән Кытай арасындагы сәүдә дефициты зур, ул 252 миллиард долларга җиткән. Сәүдә әйләнешендәге бу тигезсезлек АКШ рәсмиләрен борчый. Монда иң зур сәбәп исә Кытайда юаньнең долларга каршы кыйммәтенең төшүе. Ягъни көчсез юань моның төп сәбәбе санала.

Вашингтон Пекинны юань бәясен ясалма төшерүдә гаепләп килә. Әлеге хәл АКШның Кытайга җибәрә торган товарларына таләпне киметү сәбәпле, бу Американ ягына файдалы түгел.

Пекин хакимияте тышкы сәүдә әйләнешенә турыдан-туры йогынты ясаган юаньнең кыйммәтен соңгы 6 айда төшерде. Ләкин 6 айда 3 % үзгәреш АКШ икътисадчыларын канәгатьләндерми.

АКШның икътисадны җанландыру максатында күргән чаралары да Кытай ягын борчый. АКШ Үзәк банкының базарга миллиард долларлар акча чыгаруы Кытайда гына түгел, бик күп илдә тәнкыйть уяткан иде. Бу Кытайның АКШ банкларындагы хиссәләренә тискәре йогынты ясый.

Моннан кала технология өлкәсе һәм башка тармакларда Кытайның АКШка инвестиция кертүе алдындагы киртәләр Пекинда канәгатьсезлек тудыра.

Иминлек мәсьәләсе

Кытайның соңгы елларда Ерак һәм Көньяк Азиядә тәэсирен арттыру тырышлыклары АКШ һәм аңа беректәш булган Азия илләрен борчый.

Кытай ракеталарын тaныта
Кытайның саклану өлкәсендә чыгымнарны арттырды. Хәзер Кытай Америкадан соң саклану өлкәсенә иң күп акча бүлеп коралланган икенче ил.

Ягъни Кытай Тын океан (пасифик) төбәгендә АКШның хәрби көченә альтернатив булырга омтыла. Кытай исә бу гаепләүләрне кире кагып, үзенең саклану чыгымнарының Пентагонга караганда күпкә азрак булуын алга сөрә.

АКШның бәйсезлек таләп иткән Тайванга корал сатуы Кытайда зур канәгатьсезлек тудыра.