Сезнең игътибарга дөньяның төрле илләрендә төшерелгән видеоязмалар тәкъдим итәбез.
Your browser doesn’t support HTML5
Your browser doesn’t support HTML5
Mөселман илләрендә Рамазан ае
Кавказдан алып Үзәк Азия илләренә кадәр мөселман дөньясында Рамазан ае күренешләре:
1- Бишкәк мәчетендә хатын-кызлар
2- Багдадта Рамазан базары
3- Таҗикстанда Рамазан аенда нишалда пешерәләр
4- Кабулда фәкыйрьләргә ифтар мәҗлисе
5- Азәрбайҗанда авыз ачу
Кабулда фәкыйрьләргә ифтар мәҗлисе
Your browser doesn’t support HTML5
Кабулда фәкыйрьләргә ифтар
Кабулның Пуле Кәшти мәчетендә ифтар ашы мәҗлесе күренешләре. Рамaзанда фәкыйрьләр ифтарга авыз ачу өчен мәчетләргә чакырыла. Байлар мәчет тарафыннан оештырылган бу чарага матди ярдәм күрсәтә.
Багдадта Рамазан базары
Your browser doesn’t support HTML5
Багдадта Рамазан базары
Гыйрак башкаласында халык Алшорҗа урамы базарында ифтар өчен азык-төлек сатып ала. Авыз ачканнан соң да эшләгән кибетләрдә халыкның иң яраткан ризыгы - татлылар. Базарның икенче почмагында исә ял иткән кешеләр Рамазанга махсус уеннар уйный.
Таҗикстанда Рамазан аенда нишалда пешерәләр
Your browser doesn’t support HTML5
Таҗикстанда Рамазан аенда нишалда пешерәләр
Таҗикстанда Рамазан аенда һәр гаиләдә диярлек өстәлгә нишалда исемле татлы куела. Суга шикәр салып бер сәгать кайнатаканнан соң, йомырка агы, лимон суы, ванилин, анис һәм нишалда агачының тамыры өстәлә. Авыз ачканда һәм сәхәргә шушы татлыны кабып куйсаң, уразаны тоту җиңелрәк, ди таҗиклар.
Бишкәк мәчетендә хатын-кызлар
Your browser doesn’t support HTML5
Бишкәк мәчетендә хатын-кызлар
Бишкәкнең үзәк мәчете Кыргыз башкаласы мөселманнары иң күп йөри торган урын санала. Анда ирләр һәм хатын- кызлар өчен аерым урыннар каралган. Хатын- кызлар мәчетнең арткы ишегеннән керә. Рамазан аеның беренче көнендә мәчеткә шактый күп ханымнар һәм яшь кызлар килде.
Казакъстанда да Рамазан башланды
Your browser doesn’t support HTML5
Казакъстанда да Рамазан башланды
Рамазан аеның беренче иртәсендә Алма-атаның үзәк мәчетенә дистәләрчә кеше җыелды.