Русия хакимиятләре бу кешеләрне "Крокус"ка һөҗүм итүдә гаепли. Кемнәр соң алар?

Your browser doesn’t support HTML5

Русия куәт оешмалары бу ирләр "Крокус"ка һөҗүм иткән дип ышандыра. Кемнәр соң алар? Азатлык бу ирләрнең туганнары белән дә сөйләшеп алды.

"Балалары ялган тозагына эләккән бөтен аналарга мөрәҗәгать итәм: балаларыгызны кечкенә чактан ук карагыз. Кирәк икән — аларны кире өйгә кайтарып, яңадан тәрбия кылыгыз. Яшьләргә мөрәҗәгать итәмен: улымның хатасын кабатлый күрмәгез" дип елый-елый сөйли 19 яшьлек Мөхәммәдсабир Фәизовның әнисе Сәйрәм ханым. Русия хакимиятләре аны башка ирләр белән бергә "Крокус Сити Холл"га һөҗүм оештыруда гаепли.

Исегезгә төшерәбез: 22 март кичендә булган һөҗүм нәтиҗәсендә 140лап кеше һәлак булган.