Русия диңгезчеләре Франциягә хәрби күнегүләргә килде

Your browser doesn’t support HTML5

Русиянең 400-ләп хәрби диңгезчесе Франциядән бу ел ахырында алыначак Мистраль хәрби корабында эшләргә өйрәнү өчен Франциянең көнбатышындагы Сен-Назер портына килде. 1,64 миллиард долларлык килешү нигезендә Франция Русиягә боралаклар йөртүче ике Мистраль корабын сата. АКШ һәм аның кайбер беректәшләре Русия Кырымны аннексияләгәннән һәм Украинадагы каршылыкка тыкшынганнан соң Францияне бу килешүдән баш тартырга чакырды, әмма Париж килешүдән чигенмәячәген белдерде.