"Путин сарае"н төзегән архитектор
Your browser doesn’t support HTML5
1991 елда карьерасын Русиядә башлап җибәргән итальян архитекторы Ланфранко Чирилло баштарак урыс байлары өчен дачалар, йортлар, офислар төзесә, 2011 елда Кара диңгез буенда "Путин сарае" дип йөртелгән мәһабәт сарайны төзүче буларак киң җәмәгатьчелеккә танылды. Шуннан соң "Путин архитекторы" дип йөртелә башлаган итальян кешесенә 2014 елда Путин Русия ватандашлыгы бүләк итте.