Сочи алтыны өчен кемгә күпме түләнә?

Үз спортчыларына Сочидан алып кайткан Олимпия алтыны өчен иң күп акча вәгъдә итүче ил -- Азәрбайҗан. Азәрбайҗанның Олимпия комитеты Азатлык радиосына бер генә спортчысының да подиумга менүен көтмәвен таныды. Әмма берәр Азәрбайҗан спортчысы ничек тә булса алтын алуга ирешсә, аңа дәүләттән $510 000 биреләчәк. Көмеш өчен $255 000, бронзага $130 000 вәгъдә ителә.

Күрше Әрмәнстан алтын өчен $30,000, көмеш өчен $20,000 һәм бронза өчен $10,000 бирәчәк. Моңарчы узган кышкы Олимпия уеннарында Азәрбайҗан спортчыларының да, әрмәннәрнең дә медаль алганы булмады.

2010 елда Ванкуверда үткән кышкы Олимпия ярышларында Казакъстаннан фристайл чаңгычы Юлия Галышева көмеш медаль алган иде. Бу юлы Казакъстан алтын медаль алучыга $250 000, көмеш медальгә $150 000 вәгъдә итә. Өченче, дүртенче, бишенче һәм алтынчы урын алучы спортчыларга $75 000 биреләчәк.

2010 елгы кышкы Олимпиадада Беларус спортчысы Сергей Новиков ун чакрымлы биатлонда һәдәфкә ата. Беларус та, Украина да Сочида алтын медаль алган спортчыларына $150 000, көмеш медальгә $75 000 һәм бронза өчен $50 000 вәгъдә итә. Ванкуверда беларуслар өч медаль яулады.

Украиннар Ванкувердан буш кул белән кайтты.

Русиянең тимер аякта нәфис шуучылары Вера Базарова белән Юрий Ларионов Ванкуверда ирекле програм чыгышы вакытында. Быел Русия алтын медаль алган спортчыларына $113 000, көмеш өчен $71 000 һәм бронза өчен $42 000 вәгъдә итте. Моннан тыш Русиядәге һәрбер төбәк тә үз спортчыларына өстәмә акчалата бүләк бирәчәк. Татарстан, мисал өчен, алтынга $113 000, көмешкә $71 000 һәм бронза өчен $48 000 вәгъдә итә.

Русия хоккей йолдызы Александр Овечкин 2010 елгы Олимпиадада чирек финалда Канадага каршы уенны күзәтә. Русия Ванкуверда 15 медаль алды. Шуларның өчесе генә алтын медаль булды. Бу Русиянең Советлар берлеге җимерелгәннән бирле кышкы Олимпия ярышларындагы иң түбән уңышы.

Америкалы Линдсей Вонн Ванкувердагы таудан шуу ярышында алтын медаль алуына сөенә. Баерак Көнбатыш илләр элекке совет республикалары белән чагыштырганда медаль алучы спортчыларына күп тапкыр азрак акча вәгъдә итә. АКШ Сочида алтын медаль алучы спортчыга $25 000, көмеш алучыга $15 000, бронза алучыга $10 000 вәгъдә итә.

Германияле Мария Риш 2010 елда таудан шууда финишка якынлаша. Германиядәге хосусый Deutsche Sporthilfe Сочида сигезенчедән ($2 000) беренчегә ($20 000) кадәр урын алучыларны акчалата бүләкләячәк.

Канада хатын-кыз хокейчылар такымы финалда АКШ такымы белән уйнаганнан соң алган медальләрен күрсәтә. Канада Олимпия комитеты Сочи ярышларында алтын медаль алучыга $9 000, көмеш медальгә $6 800 һәм бронза медаль өчен $4 500 доллар бирәчәк.