Сталин тормышы – фотоларда

Иосиф Сталинның анасы Кетеван Геладзе Джугашвили (1858-1937), хуҗабикә, тегүче һәм кер юучы. Бу фото 1930нчы елларда төшерелгән булырга тиеш дип исәпләнә.

Сталинның атасы Бесарион Вановис Джугашвили (1849 яки 1850-1909) эчкечелеккә төшкән башмакчы. фотоның кайчан төшерелүе билгесез.

Сталинның беренче хатыны Екатерина "Като" Сванидзе (1885-1907) 1904 елгы фотода. Алар 1906 елда Тифлистә өйләнешәләр һәм 1907 елда аларның Яков исемле уллары туа. Шул ук елда Екатерина туберкулездан үлә. Сталин терроры елларында Екатеринаның күпчелек туганнары, шул исәптән ике бертуганы кулга алына һәм үтерелә. Яков Джугашвили Икенче дөнья сугышында совет артиллериясе офицеры була. 1941 елда ул нациларга әсирлеккә төшә. Сталин аны алман тоткыннарына алыштырудан баш тарта һәм Яков 1943 елда билгесез шартларда үлә.

1922 елда Сталинның икенче хатыны Надежда Аллилуева уллары Василий Сталин белән. Тимер юл хезмәтендә эшләүче инкыйлабчының кызы Надежда Сталин белән 1911 елда булачак җитәкче Аллилуеваларның йортында качып яшәгән чорда таныша. Алар 1919 елда өйләнешкәндә Сталинга 41, Надеждага 18 яшь була. Надежда 1932 елда үлә. Рәсми рәвештә ул сукыр эчәк авыруыннан үлгән диелә. Кайберәүләр ул үз-үзенә кул салган дисәләр, икенчеләр аны Сталин үтергән, дип исәпли. Василий 1921 елда дөньяга килә. Икенче дөнья сугышы чорында ул совет хәрби очучысы була һәм сугыштан соң аңа генерал дәрәҗәсе бирелә. Сталин үлеменнән соң Василийны сигез елга төрмәгә ябалар, әмма ул 1960 елда иреккә чыгарыла. Аңа хәрби киемен киеп һәм медальләрен тагып йөрү рөхсәт ителә. Василий 1962 елда эчкечелектән вафат була һәм 1999 елда өлешчә аклана.

1935 елда Иосиф Сталин кызы Светлана белән. Светлана 1926 елда Надежда Аллилуевадан туа. 1967 елда ул балигъ яшьтәге ике баласын Советлар Берлегендә калдырып Кушма Штатларга кача. 1984 елда ул кире Советлар Берлегенә кайта һәм 1986 елга кадәр Тифлистә яши. 1986 елда Светлана тагын АКШка китә һәм 2011 елда шунда яман шеш авыруыннан вафат була.

1980 елгы совет календарендә Сталин фотолары.