Швейцариядә манара низагы кыза

Швейцариядә манара язмышын хәл итәчәк халык референдумына санаулы көннәр калганда, илдә сәяси каршылыклар көчәя.
Швейцариядә манара төзелешен тыюны яклаучы тарафдарлар министрлар шурасындагы 3 хатын-кыз вәкиленең пәрәнҗә кигән афишаларын тарата. Ил президенты Һанс Рудольф Мертз исә, халыктан манара төзелешен тыйган референдумда "каршы" тавыш бирүне сорады.

Президент Мерз, Швейцариядә дин иреклеге булуын, мәчетләрендә манара балкып торуын теләгән мөселманнарның бу илдә яшәргә хокукы булуын искә төшерде. Ләкин бу иреклек манарадан азан әйтүне дә үз эченә алмый.

Референдум 29 ноябрьдә булачак

Манара төзелешен тыюны яклаган төркемнәр афишалар тарату белән мәшгуль. Кайбер районнар Швейцария байрагы өстендә манараларның балкуын һәм пәрәнҗә кигән хатын-кыз күрсәтелгән афишаларның эленүгә рөхсәт итмәде.

Ләкин алар Швейцариядә тагын да зур каршылык тудырачак яңа афишалар тарата башлады. Швейцариянең исламлашуына басым ясаган афишалар бу юлы министрлык тарафыннан тыелды.

Азчылыклар хокукларын яклау өлкәсендә Европа илләре арасында шактый алга киткән Швейцариядә манара төзелешенә каршы адымнар зур бәхәсләр тудыра. Илдәге икътисади һәм сәяси вәкилләре исә, референдумның каршылык тудырачагына борчыла.

Хөкүмәт һәм зур ширкәтләр референдумга каршы

Мисал өчен, илнең мәшһүр сәгатьләр җитештерүче ширкәте Swatcһ, үз товарлары күпләп сатылган мөселман илләре белән Швейцария арасында каршылык булуын теләми. "Швейцария җәмәгатькә ачык, күп тарафлы һәм дин иреклеген саклаган сәясәтен дәвам иттерергә тиеш", дигән карашта ширкәт вәкилләре.

Референдум якынайган көннәрдә уздырылган фикер белешү нәтиҗәләренә караганда, күпчелек манара төзелешен тыю турындагы референдумга каршы тора. Ягъни сораштыруда катнашкан халыкның 53% референдумга "юк" ди. 34% исә манараны тыйган карарга хуплау белдерә.

Радикальләшү куркынычы

Цюрих университетында сәяси белемнәр укыткан Ильхам Мана: "Бу төр тырышлыклар мөселманнарның бу илдә кабул ителмәвен күрсәтә. Әгәр референдум кабул ителсә, бу кайбер яшьләрдә радикаль карашны арттырырга мөмкин. Бу бик кызганыч булыр иде", ди ул.

Илдә радикальләшүнең арту куркынычын хөкүмәт үзе дә таный. Бу уңайдан Швейцария хөкүмәте референдумга каршы тора.

Хөкүмәт вәкилләре аның нәтиҗәсе турында, Дания мисалын китерә. 2004 елда Мөхәммәд пәйгамбәрне мыскыллаган рәсемнәр Ислам илләренең ачуын чыгарды. Мөселманнар Дания малларына байкот игълан итте, бу илчелекләре алдында протестлар узды.

Моннан кала Швейцариянең ислам илләре белән зур сәүдә хезмәттәшлеге бар. Мисал өчен, Swatcһтан кала, илнең иң зур азык җитештерүче ширкәте - Nestlенең ислам илләрендә күп санда корылмасы эшли.

Швейцария хәзергәчә Европа эчендә азчылыкларга карата уңай сәясәте белән мактана иде. Халыкның 5% мөселманнар, ягъни якынча 400 мең мөселман яши бу илдә. Аларның күпчелеге Төркия һәм элекке Югославия илләреннән килгәннәр.

Илдә бәхәс тудырган 6 метрлы манара төрекләр тарафыннан төзелгән иде.