Гыйрак һәм Левант ислам дәүләте сугышчыларының хәрби парады

Your browser doesn’t support HTML5

Гыйрак һәм Левант ислам дәүләте дип аталган сугышчан төркем 30 июньдә үзен Ислам дәүләте дип атый башлавын игълан итте һәм Гыйрак белән Сүриянең үз контроленә алган өлешләрендә хәлифәт төзүен белдерде. Шул ук көнне алар Суриянең көнчыгышындагы Ракка шәһәрендә хәрби парад оештырып үзләренең куәтен күрсәтте. Шәһәр буйлап узган хәрби техникага Ислам дәүләтенең кара әләмнәре куелган иде.