Татарстанның Тукай районындагы Мартыш авылы харитадан да юкка чыгарыла

Ташландык йортка асылган йозак. Иллюстратив фото

2020 елда бу авыл Түбән Кама сәнәгать зонасына бирелде. Авылда 11 торак йорт, ике төзелеп бетмәгән йорт һәм 13 җир кишәрлеге бар иде. Тукай районы башлыгы урынбасары әйтүенчә, авылда яшәгән бөтен кешене күчергәннәр, аларга Чаллыда яки Түбән Камада фатирлар бирелгән, компенсацияләр түләнгән.

Татарстан харитасыннан XVII гасырга караган, заманында татарлар һәм керәшеннәр яшәгән авыл юкка чыгачак. Бүген, 29 мартта Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары Тукай районының Иштирәк җирлегендәге Мартыш авылын юкка чыгару өчен тавыш бирде.

Мартыш авылы 1678 елдан билгеле. "Бизнес Online" искәртүенчә, 2008 елда монда яшәүчеләр Мартыш елгасының пычрануына зарлана башлаган, соңрак анда һава һәм туфракның да пычрануын ачыклаганнар. Авыл санитар-яклау зонасына керә, хакимиятләр анда имин яшәү өчен шартлар тудырып булмый дип таба.

2020 елда бу авыл Түбән Кама сәнәгать зонасына бирелде. Сhelny-biz ул чакта авылда 11 торак йорт, ике төзелеп бетмәгән йорт һәм 13 җир кишәрлеге булуын язган иде. Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров әйтүенчә, авылда яшәгән бөтен кешене күчергәннәр, аларга Чаллыда яки Түбән Камада фатирлар бирелгән, компенсацияләр түләнгән.

"Хәзерге вакытта Мартыш авылы җирләрендә теркәлгән кешеләр юк, торак корылмалар да юк", ди ул.

Авылны харитадан юкка чыгару турындагы канун өлгесе турында фикер алышулар бик ярсулы булды, дип сөйләгән Дәүләт шурасының шәһәр төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы Римма Ратникова.

"Әлбәттә без Татарстанда торак пунктларның, авылларның бетүенә яки юкка чыгарылуына каршы. Бигрәк тә экологик сәбәпләр аркасында булса", дигән ул.

Дәүләт шурасындагы КПРФ фракциясе лидеры Хафиз Миргалимов Русиядә 30 ел эчендә 34 мең авылның юкка чыгуын искәртә. Ул пычрануларның сәбәбен ачыкларга чакырган, профилактика белән шөгыльләнергә кирәк дигән. Якындагы гына Иштирәк авылы урнашкан, тауда завод тора, "төтенли", нефть исе килә, дигән ул.

Авылны юкка чыгару турындагы канун өлгесен бертавыштан кабул иткәннәр, бер кеше тотылып калган.

  • Былтыр җәен Башкортстанда Хәйбулла районының Подольски авылы белән бәйле низаг куера башлады. Анда яшәүче меңнән артык кешене күчереп, шул авылның җир астында яткан бакыр-цинк мәгъдәнен чыгару эшләрен башларга җыенулары хәбәр ителгән иде.
  • Әлеге казылмаларны табу эшен Урал тау-металлургия компаниясе (УГМК) холдингына кергән "Башмедь" (Башкорт бакыры) ширкәте башкарачак.
  • Подольскида яшәүчеләр үзләренең хокуклары бозылган дип саный, чөнки аларны Подольскидан 6-7 чакрым ераклыкта урнашкан, хәзерге вакытта беркем дә яшәмәгән Сукрак авылына күчерергә вәгъдә иттеләр. Әмма чынлыкта күчерү булмады, ә "Башмедь" кешеләрнең өйләрен сатып ала башлады.
  • 30 сентябрьдә Подольски авылында халык җыены узды. Бакыр чыгарырга җыенган "Башмедь" оешмасы халыкка күченү өчен компенсация түләдек дип әйтте, әмма кешеләр ул акча яңа йортлар сатып алырга җитми дип әйтте һәм яңа торак алыр өчен кредитка батарга туры килүе турында сөйләде.
  • Активистлар бу халык җыенына республика башлыгы Радий Хәбировны да чакырган иде, әмма ул килмәде.
  • Русия тикшерү комитеты җинаять эше ачканнан соң "Сәүдәгә корылган оешма вәкилләре башка урында йортлар төзүе турында документлар күрсәтте, ул урын кешеләргә ошамый, шуңа алар хәзерге вакытта басымга дучар ителә" дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!