Атна вакыйгалары фотоларда
11 октябрьдә, Башкортстан республикасы көнендә мәктәп укучыларын "шәйморатовчылар" рәтенә кабул итү тантанасы. Республика мәктәпләрендә Икенче дөнья сугышында катнашкан Русия каһарманы Миңлегали Шәйморатов исемендәге 251 сыйныф эшли. Анда балаларда ватанпәрвәрлек, ил тарихына хөрмәт тәрбиялиләр, балалар хәрби-спорт күнегүләре уза. Украина сугышында катнашкан кешеләрнең балаларын да бу сыйыфларрга алалар.
Бу урынга ракет та, дрон да төшәмәгән. Бу - Казанның тарихи үзәге. Күп биналарга төзекләндерү кирәк. Татарстан һәм Казан җитәкчелеге шуларны карап йөрде.
Харьковта Русия ракетыннан һәлак булган кеше җәсәде һәм аның янындагы эскәмиядә утыручы ике хатын.
Әфганстанның Кандаһар төбәгендә йөзем эшкәртү.
Украинаның Одесса өлкәсе, Черноморски шәһәре. Дрон төшү сәбәпле җимерелгән йорт балконыннан ике кеше карап тора.
Босния һәм Һерцеговиняның Доня Яблоница авылы 7 октябрьдә су басудан соң.
Иран, Тәһрән шәһәренең Инкыйлаб мәйданы.
11 октябрьдә Русиянең Калуга өлкәсе, Никола-Ленивец авылындагы паркта төньяк балкышы.
7 октябрьдә Лүбнәннең Бейрут шәһәре тирәсенә Израил һавадан һөҗүм итте. Лүбнән сәламәтлек саклау министрлыгы белдерүенчә, Израил белән "Хизбулла" арасында низагта барлыгы 2 мең кеше һәлак булган, 9600дән артык кеше яраланган.